Accessibility links

Пакстанда Шри Ланка крикет такымына һөҗүм булды


Пакстанда крикет бәйгесе алдыннан Шри Ланка такымына һөҗүм булды.

5 полиция хезмәткәре һәлак булды, берничә спортчы яраланды.

Полиция әйтүенчә, Пакстанның көньягындагы Лаһор шәһәрендә үзәк стадион янында Шри Ланка такымы утырган автобуска кораллы дистәдән артык кеше һөҗүм иткән.

Рәсмиләр бу һөҗүм артында кем торуын фаразлаудан тыелып тора.

Һөҗүмне ике илнең дә президентлары хөкем итеп чыкты.

Пакстанда инде елларча дәвам иткән иминсезлек сәбәпле кайбер чит ил спорт такымнары андагы ярышларга барудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG