Accessibility links

Казаннан Ижау кыйбласы күренә


Кичке Ижау
Кичке Ижау

Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин Удмуртия татарлары һәркем үз ягына каермый, алар бердәм, шуңа күрә, эшләре дә алга бара, дип белдерә.

Удмуртиядә Татар мәдәнияте һәм әдәбияте көннәре беренче тапкыр гына узуга карамастан, монда Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда эшләр күпкә алга киткән, ди Сафин.

Билгеле булганча, бүгенге көндә төбәкләрдә милли хәрәкәтнең сүлпәнәюендә Русия сәясәтенең дә йогынтысы өлешсез түгел. Кулайлаштыру сәясәте, милли мәгарифтәге соңгы үзгәрешләр иң башта төрле өлкәләргә тискәре тәэсир ясады. Ә ни өчен соң Удмуртия генә “даувыл уйнаган бер океанда җил дә исмәгән утрау” булып кала бирә? Монда татар мәдәният үзәге дә менә дигән итеп эшләп килә, Русиядә беренчеләрдән булып диярлек татар гимназиясе дә ачылды, мәгълүмат чаралары да ипләп-ипләп кенә кысрыкланып ябылмады.

Рәмис Сафин
“Беренчедән, Татар автономиясе бердәм булып эшли. Дилбегәне төрлесе төрле якка тартмый. Кыйблалары бар аларның, ул билгеле. Барсы да шуңа таба омтылган һәм бер юнәлештә эшлиләр. Икенчедән, андагы автономия рәисе Ирек Шәриповның зур оештыру сәләтенә ия. Өченчедән, алар җирле хакимият оешмалары белән уртак тел таба белә. Яшерен-батырын түгел, яшел әләмнәр күтәреп, юллар каплап нәрсәдер сорый торган вакыт үтеп китте. Алар хакимиятләр белән уртак тел табып сорый беләләр, эшли беләләр”, ди Рәмис Сафин.

Аның сүзләренчә, бүгенге милли хәрәкәттә кануннарны белү һәм аларны эшләгәндә дөрес куллану да ярдәм итә. Удмуртия татарлары депутатлар сайлаганда аларга ярдәм итеп, сайлангач әҗерен ала белү тәҗрибәсе туплаган.

“Милләттәшләребезнең депутатлар арасында, хакимият оешмаларында бик күп булуы да сөендерде. Ниндидер бер катламны алганнар алар”, ди Рәмис Сафин.

Татар мәдәнияте һәм әдәбияте көннәренә дә рәсмиләр тарафыннан игътибар зур булган. Очрашуларда, эшлекле сөйләшүләрдә төрле министрлыклар хезмәткәрләре катнашкан. Ә бу чараны ачу тантанасында Удмуртия республикасы хөкүмәте башлыгы урынбасары Илдар Бикбулатов та булган.

Рәмис Сафин сүзләренчә, бу чара беренче тапкыр гына үткәрелүгә карамастан, башка төбәкләрдәге мондый вакыйгалардан аермалы буларак, эшлекле сөйләшүләргә зур игътибар бирелгән, җыр-биюгә генә кайтып калмаган.

Күпләр, димәк, Удмуртия хөкүмәте татарларга акча кызганмый дип тә нәтиҗә ясарга мөмкин. Сафин фикеренчә, “анда акчаакканы күренми”.

“Уртак тел таба белү әле ул хакимият тарафыннан акча бүлеп бирү дигән сүз түгел. Мисал өчен, аларга татар гимназиясенә мәктәп биргән булганнар. Ул мәктәп искергән, заман таләпләренә җавап бирми. Балалар да сыймый. Яңа уку елыннан 1000 бала сыйдырышлы яңа бина бирәчәкләр. Бу чарада катнашкан Ижау шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы ярдәм итәчәген белдерде.

“Спартак” дип аталган мәдәният йортын Татар мәдәният үзәге өчен автономиягә бирәчәкләр. Аның 450 кеше сыя торган тамаша залы, бүлмәләре бар. Шулай ук 30 га якын кеше эшләячәк. Менә андагы хакимият шушы гамәлләре белән эшләргә мөмкинлек тудыра”, ди Сафин.

Удмуртиядәге татар мәдәнияте һәм әдәбияте көннәре соңгысы булмаячак. Милли җитәкчеләре Ирек Шәрипов белдерүенчә һәр ел саен үтеп торачак.
XS
SM
MD
LG