Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанга җибәргән беренче йөк Русия аша үтте


АКШның Әфганстанга Русия тимер юлы аша җибәргән йөкләре Казакъстанга килеп җитте.

Мәскәүдәге АКШ илчелеге сүзчесе әйтүенчә, хәрби булмаган бу йөк Русиягә Латвиядән кереп Казакъстан чигенә барып җиткән.

Русия белән АКШ Әфганстанга Русия аша йөк ташу турында былтыр апрель аенда ук килешкән иде.

Әмма Русиянең Грузиядәге сугышы сәбәпле, Мәскәү-Вашингтон мөнәсәбәтләре шактый суынып, бу планны гамәлгә ашыру моңарчы мөмкин булмады.
XS
SM
MD
LG