Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Обама хатында сатулашу шартлары юк


Русия президенты Дмитрий Медведев АКШ президенты Барак Обаманың ракета калканы һәм Иран турында тәкъдимнәр белән хат җибәрүе турындагы хәбәрне раслады.

Әмма Медведев хатта бу мәсьәләләрдә сатулашу өчен бернинди шартлар да куелмый диде.

Элегрәк АКШ киңкүләм мәгълумат чараларында чыккан хәбәрдә Обама хатында, Русия Иранның атом програмын туктатырга ярдам иткән очракта, АКШның Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру ниятеннән кире кайту мөмкинлеге әйтелә диелгән иде.

Испаниядә сәфәрдә булган Медведев бу хатны уңай дип бәяләде һәм Вашингтон Мәскәү белән хезмәттәшлек урнаштытырга тели диде.

"Мин Вашингтоннан килгән уңай ишарәләр килешүләргә китерер дим өметәләнәм. Әлегә барысы да американнарның һәм яңа президент Барак Обаманың хезмәттәшлекне көчәйтергә һәм Русия белән Америка өчен генә мөһим булып калмаган карарларга ирешергә теләвен күрсәтә," - диде Медведев.
XS
SM
MD
LG