Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия сайлавында тавыш бирү машиналары тыела


Германия сайлаучылары киләсе сайлауда кәгазь һәм каләм ярдамендә тавыш бирергә тиеш булыр кебек.

Конституцион мәхкамә узган сайлауда тавыш бирү машинасы куллану конституциягә туры килмәде дигән карар чыгарды.

Мәхкамә карарында сайлауда тавыш бирү машиналары куллану сайлаучыларга үз тавышларының ничек язылуын махсус техник белемсез генә тикшерү мөмкинлеге бирмәде диелә.

Шул ук вакытта мәхкамә 2005 елгы сайлауда машиналарның хата җибәрүен, яки алар ярдамендә хәрәмләшүләр булуын раслаучы дәлилләр юк диеп ул сайлау нәтиҗәләрен гамәлдә калдырды.

Хәким мәхкамә сайлау машиналарын мәңгегә тыймый, әмма хәзерге машиналар сайлау таләпләренә туры килми диде.

Германиядә киләсе парламент сайлавы бу елның сентябрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG