Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өстән кушкан урында сайлаучы күбрәк


2111 санлы сайлау участогы гел тулып тормады
2111 санлы сайлау участогы гел тулып тормады

Чаллыда тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 68% катнашты. Коммунистлар фиркәсе республиканың уртача күрсәткеченнән ике тапкыр күбрәк тавыш җыйды - 22,5%.

Сайлау барышында үз-үзләрен намзәт итеп күрсәткән Рафаэль Юнысов һәм Вадим Махеев арасында барган көрәшкә күпләр игьтибар итте. Рафаэль Юнысов бик күп кибетләр һәм Чаллы икмәге комбинаты хуҗасы. Вадим Махеев Алабугадан шулай ук кибетләр һәм майонез ширкәте хуҗасы. Абруй казану өчен алар икмәк бәясен шактый киметтеләр һәм сайлау алды көрәшендә төп корал итеп кулландылар. Махеевның ипие 8 сум торса, Юнысовныкы 9 сум 50 тиен иде. Ипи көрәшендә 8 сумлыгы җиңде. Сайлаучылар Вадим Махеевка тавышны күбрәк бирде.

КамАЗ ширкәтендә халыкны җәлеп итү өчен сайлау алдыннан “яшерен күрсәтмә” барлыкка килгән, дигән сүзләр таралган иде. Әлеге күрсәтмә буенча, ширкәтнең кече һәм урта кул җитәкчеләре һәрбер эшченең сайлауга килү, килмәве хакында югарыдагыларга сәгать саен хисап бирергә, килмәгән кешеләрне сайлауга китертү чарасын да күрергә тиеш була. Шушындый күрсәтмә дә булганмы?

“Азатлык”ка Чаллы хәкимиятенең аппарат җитәкчесе Рушан Усманова күрсәтмәнең булу-булмавы хакында кистереп әйтмәде. Шулай да, без, халыкны сайлауга җәлеп итү өчен административ ресурслар куллануны яшермибез, диде.

“Яшерен күрсәтмә” бирүдә КамАЗның Кам.ПРЗ ширкәте дә күрсәтелгән иде. Биредә эшләүчеләрнең 86%ы сайлауга килгән.
XS
SM
MD
LG