Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кикабидзе зыялыларга үпкәсен белдерде


Җырчы Вахтанг Кикабидзе Русия-Грузия низагына үз җавабын бирде. Ул Русия зыялыларына багышлап, “Күңелемне кайтардыгыз” дигән җыр белән чыкты.

Күптән түгел бу җыр интернетта youtube.com сәхифәсендә чыкты.

Җырның клибында Вахтанг Кикабидзе 2008 елгы сугыш рәсемнәрен карап утыра. Анда янган биналар, канга баткан кешеләрнең ялварулары, кара яулыклы хатын-кызларның елаулары, Сенакидагы Русия танклары күренә.

Шул ук вакытта бу клипта СССР зыялыларының аралушы, иҗади очрашулары, язучыларның бер-берсенә кунакка йөрүе, Грузиядә туган Маяковский һәйкәленә чәчәк салулары, бәйрәмдәге биюләр турындагы документаль кадрлар күрсәтелә.

Шагыйрь Евгений Евтушенконың Грузия турында шигырь укуы ишетелә. Белла Әхмәдуллина һәм башка шагыйрьләр күренеп китә. Шуларга карап, Кикабидзе: “Сез белеп бетермәдегез, сез хыянәт итмәдегез, cез күңелемне кайтардыгыз”, дип җырлый.

Вахтанг Кикабидзде бу җыр турында аңлатмалар биргәндә, монда Кремль һәм Русия хәрбиләрен түгел, күбрәк Русия зыялыларын күз алдында тоттым, дип әйтә. Ул аларны сугышта түгел, дәшми калуда гаепли.

“Русия зыялалары гаепле түгел, әлбәттә. Сәясәт бер нәрсә, халык бөтенләй башка нәрсә. Күңелне кайтарган нәрсә шул - һәркем теләгән нәрсәне әйтә алмый, дөреслекне әйтергә үз-үзенә рөхсәт итми”, ди ул.

Жырның сүзләрен Кикабидзе үзе язмаган, аларның авторы – җырчының дусты, “Имеди” каналының хезмәткәре Гоги Чантурия.

Вахтанг Кикабидзе, Совет заманында “Мимино” фильмы, моңлы жырлары аша танылды. Ул Мәскәүдә дә озак еллар буе иҗат итте, аның иҗатын Русиядә сөючеләр шактый.

Кикабидзеның бу җыры “Свобода” радиосы сәхифәсендә кайнар бәхәс китереп чыгарды.

Кайбер укучылар аны “сатлык җан” дип атый, башкалар “жырда ачы, әмма дөрес сүзләр язылган” дип әйтә, өченчеләр "Буба җырла, әмма сәясәткә тыкшынма", ди. Бу җыр уңаеннан барлыгы 159 комментарий белдерелгән.

Вахтанг Кикабидзеның да Русиягә мөнәсәбәте үзгәргән, үткән елда ул Русия президентынннан “Дуслык орденын” алмады, Мәскәүдә 70 яшьлегенә багышлаган концертларын да үткәрмәскә булды. Аның урына ул концертларын Киевта куймакчы.

Бу җырында ул ике илнең зыялылары арасында элемтәләрнең бозылуы турында жырлый. Җитәкчелек алмашмыйча, монда хәлләр үзгәрмәс, дип әйтә Кикабидзе.

Элегрәк, Грузия җырчыларының “Евровидение” бәйгесенә тәкъдим ителгән жыры да шау-шу китереп чыгарды. Аның кушымтасындагы “…put in” дигән инглиз сүзләре, Путин исеме кебек яңгырый.

Кремльнең сүзчесе бу жырчыларны “ялган сәяси амбиция йөртүдә яки хулиганлыкта” гаепләде.

Жырчыларга бәйгедә башка музыкаль әсәрне башкарырга тәкъдим ителде. Алар бу тәкъдимне кире какты.
XS
SM
MD
LG