Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр: кризис ислам банкларына да җитә ала


Ислам банклары әлегә икътисадый кризистан зур зыян күрмәүләрен белдерә. Белгечләр ислам банкларына да кара көннәр килергә мөмкин дип кисәтә.

Бу атнада Джакартада үтүче Дөнья ислам икътисадый форумында катнашучы сәяси һәм кәсепчелек җитәкчеләре ислам финанс оешмаларының киләчәкне уйлап эш итүен мактап чыгыш ясады.

Алар ислам банклары шаригать кушмаган, имин булмаган эшләргә акча салмау сәбәпле дөнья финанс кризисыннан көнбатыш банклары кебек зур зыян күрмәде диләр.

Индонезия президенты Сусило Бамбаң Юдойоно финанс кризисы ислам банчылык һәм финанс ысулларының көчлерәк булуын раслады диде.

Ул көнбатыш банклары Исламча финанс эшчәнлегеннән күп нәрсәгә өйрәнә ала диде һәм ислам банкларын дөнья икътисадында кыюрак әйдәүче булырга чакырды.

Ислам үз финанс оешмаларына гадәти көнбатыш банклары эшләгән күп кенә нәрсәләрне тыя.

Төп кагыйдәләрнең берсе, ислам тыйган эшләр белән шөгылләнүче ширкәтләрне финасламау булса, икенчесе процентка акча алмау һәм бирмәү.

Ислам кануннары нигезендә, акча күчерү алтын, җир яки җиһазлар кебек матди нәрсәләр белән ныгытылган булырга тиеш.

Ислам финанс системасы турында язучы журналист Габдел Гафур шаригать кагыйдәләре ислам банкларына АКШ күчемсез милек базарының җимерелүенә китергән һәм дөньяны иктисадый кризиска этәргән ышанычсыз һипотекалар белән эш итүне тыйды ди.

Шул ук вакытта ислам кагыйдәләре банкларга турыдан туры күчемсез милеккә акча салуны тыймады. Ә күчемсез милек хәзер күп кенә илләрдә бәясен югалта бара. Андый күчемсез милеккә акча салган банкларның байлыгы да кими бара.

Ислам банкчылыгы өчен әлегә уртак гомуми кагыйдәләр булдырылмаган. Бу кагыйдәләр аларны ничек итеп аңлатуга бәйле.

Кайбер кадими голәмәләр хиссәләргә акча салу комарлы уеннарның бер төре, шуңа күрә ислам мондый гамәлләрне тыя ди.

Әмма кайбер белгечләр ислам хиссәләрне бүген сатып алып иртәгә сату, шуннан табыш күрүне генә тыя диләр. Бу кагыйдә белән эшләгән банклар исә акчаларына хиссәләр аша ширкәтләрне өлешчә я тулысынча сатып алды.

Нәтиҗәдә икътисадый кризис сәбәпле ул ширкәтләрнең, аларның хиссәләренең бәясе дә төште.

Белгечләр чыннан да ислам банклары моңарчы дөнья финанс кризисыннан алай ук зур зыян күрмәде, әмма барыбер ул банклар да бу кризистан имин түгел, кризис дәвам итә, киләчәктә күчемсез милек кебек байлыкларның бәясе төшеп кризис аларга да каты гына китереп бәрергә мөмкин ди.
XS
SM
MD
LG