Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сайлау билгеләнгәнчә, августта үтәчәк


Әфганстан үзәк сайлау комиссиясе президент сайлауны президент Хәмит Карзаи таләп иткәнчә май аенда үткәрү мөмкин түгел дип белдерде.

Комиссия сайлау элек билгеләнгәнчә, 20 августта үтәчәк ди.

Шимбә көнне Карзаи сайлауны 22 майга күчерергә кушкан иде.

Күп кенә әфган депутатлары сайлауны августка калдырырга ярамый, 22 майда Карзаиның президентлык мөддәте чыга диде.
XS
SM
MD
LG