Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зязиков өенә һөҗүм итүче шартлаудан үлгән


Ингушетиянең элекке президенты Мурат Зязиков өенә гранатааткыч белән һөҗүм итү омтылышы ясаган кеше һәлак булды дип хәбәр ителә.

Иминлек хезмәтләре белдерүенчә, һөҗүм итүче гранатааткычтан атканнан соң, аның машинасы шартлаган.

Бу һөҗүмдә башка яраланучылар юк. Һөҗүм итүченең кем булуы да әле билгесез.

Һөҗүм вакытында Зязиков өендә булмаган.

2002 елдан бирле Ингушетия президенты булган Зязиков халык ризасызлыгы арта бару сәбәпле былтыр башка җитәкчегә алмаштырылды.
XS
SM
MD
LG