Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Казанда Русия күләмендә “Яшь сәләтләр” дип аталган декоратив-гамәли һәм халык сәнгате күргәзмәсе ачылды.

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева бу күргәзмәдәге эшләрне гади генә итеп кул осталарыныкы дип атады. Татарстаннан булган өлеше Шаһиева җитәкчелегендә әзерләнгән. Әлеге күргәзмәгә килгәннәр Милли сәнгать галереясенең кул эшләренә багышланган даими бүлеге белән дә таныша ала.


“Бу күргәзмәдә ике катлам. Беренчесе – кул һөнәре өлкәсенә карган классик сәнгать. Ул танылган осталарның хезмәте. Олылар китергән яктылыкны, нурны яшьләрнең күңеленә бирү безнең максат булып тора”, ди Розалина Шаһиева.

Яшьләр иҗаты белән танышкач, инде билгеле осталарның эшләре: каюлы күн, алтын һәм көмештән зәркән бизәнү әйберләре, кием сәнгате, шамаилләр, агачны кисеп сырлап-сырлап бизәлгән савыт-саба белән дә танышырга мөмкин. Болар, ди Шаһиева, татарның традицион сәнгать юнәлеше.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә кием сәнгате үсә башлаган һәм курчак сәнгате дә аякка басып килә.

“Минем Петербурдагы этнография музеенда татар курчакларын күргәнем бар иде. Алар бик гади һәм самими. Ә менә бүгенге Шәмәрдәндәге курчакчыларыбыз һәм курчаклар ясаучы Асия Глебова, һәм Стуков яңалыклар алып килә. Бу өлкәдә татарлар да урыслар да бергә эшли. Татар сәнгатен күтәрүче урыслар бик күп”, ди сәнгать белгече.

Розалина Шаһиева
Билгеле булганча, узган гасыр урталарында кул осталары сәнгатен бөтенләй танымаганнар. Искелек калдыклары дип бәяләүчеләр дә, киртә куючылар да булган. 80 елларда исә сәнгатьнең бу өлкәсенә караш үзгәрә. Милли күтәрелеш елларында яңа буын осталарның беренче дулкыны бу тармакны күтәреп китте, ди Розалина Шаһиева.

Шаһиева сүзләренчә, бүгенге көндә бер дә курыкмыйча каюлы күнне дөнья базарына алып чыгып була. “Каюлы күннең аналогы юк. Ул бит шулкадәр рациональ һәм күркәм. Икенчедән, татарның зәркән сәнгате дә дөнья базарына чыгарлык. Ә шамаилләр мөселман дөньясына, Урта Азиягә чыга ала. Мондый чигү дә, алтын-көмеш ука белән бизәкләү дә юк. Мин аны заманында өйрәнгән идем”, ди Розалина Шаһиева.

Сәнгать белгече әйтүенчә, бүген Татарстанда кул осталары әзерләүче югары уку йортлары бар. Әмма аның фикеренә күрә, төрле остаханәләр канаты астында, мисал өчен Арча читекчеләре янында, һөнәр мәктәпләре дә ачарга кирәк.


Бу күргәзмә-бәйге “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә 27 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда Русиянең 40лап төбәгеннән меңгә якын яшь останың, махсус уку йортларында белем алучыларның һәм укытучыларның эшләре куелган. Бу күргәзмә “Яшь сәләтләр” дип аталган программа кысаларында үтә. Ул Русия президентының Грантына ия булган.

Инде гадәт буена, бу кул эшләре ел дәвамында Русиянең төрле шәһәрләрендә булганнан соң йомгаклау күргәзмәсе Мәскәүдә үтәчәк. Соңгы берничә ел эчендә 6 меңгә якын останың эше күрсәтелгән.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый күргәзмәләр халык гореф-гадәтләрен үрнәк итеп алган осталарга ярдәм һәм Русиянең милли сәнгатен саклау да булып тора.

Әлеге күргәзмәне ачуда катнашкан “Русиянең гамәли һәм кул эшләре сәнгате” ассоциациясе идарәсе рәисе Геннадий Дрожжин, бу эшләнмәләр халыкка барып җитсен өчен, республика җитәкчелгеннән аларны сату үзәге булдыруны да сорыйбыз, дип белдерде.

“Яшь сәләтләр” күргәзмә-бәйгесенә килгәннәр татарларның каюлы күн эшләнмәләре белән беррәттән хохлома, городец бизәкле агач савытларын, гжел, дон чынаяк-фарфорларын, вологод челтәрләрен, златоуст пәкеләрен һәм башка як осталарының эшләрен дә күрде.

XS
SM
MD
LG