Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Башкортстан татарлары очрашты


Башкортстан татарлары - Галимҗан Бикбулатов һәм Мансур Хәсәнов
Башкортстан татарлары - Галимҗан Бикбулатов һәм Мансур Хәсәнов

Чаллыда яшәүче Башкортстан татарларының якташлар очрашуына узды. Барлык килүчеләр дә мең кешелек мәдәният сараена керә алмады.

Чаллыда күпчелеге кайчандыр читтән килгән халык яши. Аларның килүе КАМАЗ төзелеше белән бәйле. Чаллыдагы башкорт җәмгыяте җитәкчеләре әйтүенчә, монда 10-12 мең башкорт яши. Ә менә Башкортстанда туып-үсеп, хәзер Чаллыда яшәүче татарлар саны 60-70 мең, диләр. Шушы татарларның бер өлеше күптән түгел генә очрашуга җыелды.

Чаллыда яшәүче Башкортстан татарларының якташлар очрашуына килүчеләрнең барысы да мең кешелек мәдәният сараена керә алмады. Урын җитмәде. Бу аларның чыннан да Чаллыда күп яшәвен күрсәтә. Әлеге җәмгыятьнең рәис урынбасары Лира Ибраһимова:

“Чаллыда Башкортстаннан килгән татарлар бик күп. Алар арасында укытучылар, табиблар, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, зыялылар бик күп. Махсус төзелешкә килгән бу кешеләрнең хәзер балалары, оныклары үсә. Безнең якташлар җәмгыяте икенче ел гына җыела. Башкортстан татарларына китапларын чыгарырга, башка яктан да ярдәм итәбез. Узган ел Рәзинә Мөхиярнең китабын чыгарсак, быел тагын берничә кешенекен әзерлибез,” диде.

Башкортстанда туып-үскән татарлар Чаллыда үзләрен ничек хис итә? Туган якка еш кайталармы, Чаллыны ташлап китәргә җыенмыйлармы? “Азатлык” хәбәрчесе берничә кешегә шушы сорау белән мөрәҗәгатъ итте.

“Без Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылыннан, 1973 елда Чаллыга күчеп килдек. Миңа ул чакта 15 яшь иде. Хәзер дә авылга еш кайтып йөрибез. Анда туганнар күп. Шунысы гаҗәп, бүгенге вакытта да шушы татар авылын интектерәләр. Ярты авылны башкорт дип яздырганнар, әтинең якын туганы Рәүф абыйны да. Бер ата-анадан туган балаларның берсе татар хәзер, берсе башкорт. Чаллыдан китәсе килми инде. Тамыр җибәрдек, балалар, оныклар бар”, дип җавап бирде Радик Сухов.

Әнүзә Еремина: “Караидел районыннан Татарстанның Лениногорск шәһәренә укырга килдем. Аннан соң Биектау районында эшләдем, кияүгә чыктым. 1977 елда Чаллыда яши башладык. Эшем сәнгатъ белән бәйле булды, үземне бәхетле саныйм. Туган якларга китәсем килми. Минем әби-бабаларым Актаныш җиреннән, шуңа күрә мин ата-баба җиренә кайттым”, дигән фикердә тора.
XS
SM
MD
LG