Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадый кризис ярлы илләргә дә җитте


Халыкара валюта фонды икътисадый кризис дөньяның иң ярлы илләренә дә барып җитте, быел 22 ярлы илгә ашыгыч чаралар күрү өчен 25 миллиард доллар кирәк булырга мөмкин дип белдерә.

Белдерүдә Халыкара валюта фондының башкарма мөдире Доминик Штраусс-Каанның башта тәррәкый иткән илләргә, аннан үсеп килүче илләргә китереп бәргән дөнья финанс кризисының өченче дулкыны хәзер дөньяның иң ярлы һәм тотрыксыз илләренә бәрә дигән сүзләре китерелә.

Штраусс-Каан икътисадый кризисның ярлы илләрдә һуманитар казаларга китерү мөмкинлегенә борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG