Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Мәүлидтә туганнарга Мөхәммәд исеме куштыра


Чечня президенты Рамзан Кадыров Мәүлид көнне туган малайларга Мөхәммәт дип исеп куштыра һәм иртәнге намазны ут тамашасы белән башлата.

Чечнядә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне ел саен ял көне булачак һәм бу көнне киңкүләм хәйрия чаралары үтәчәк.

Чечня президенты Рамзан Кадыров Грозныйда журналистларга: "Чечен республикасының иң мохтаҗ гаиләләренә 10 мең капчык он һәм 10 мең капчык шикәр таратылачак", - диде.

Моннан тыш 10 мең мохтаҗ гаиләгә 5-әр мең сум таратылачак.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне, Мәүлид 8-9 мартта бәйрәм ителә.

Кадыров Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнендә дөньяга килгән малайларга 50-шәр мең сум вәгъдә итте.

Аның әйтүенчә, бу турыда карарны Чечняның элекке президенты, Рамзанның шартлатып үтерелгән атасы Әхмәт Кадыров исемендәге иҗтимагый вакыф чыгарган.

Рамзан Мәүлид көнне туачак малайларның ата-аналарыннан "ул малайларга Мөхәммәт дип исем кушуны сорыйм", - диде.

Кадыров ул көнне күп халык катнашында дини йолалар һәм бәйрәм тамашалары да вәгъдә итте.

Мәүлид көнне Грозный һәм башка шәһәрләрнең күгендә ут тамашалары (салют) булачак.

“Без бу көнгә зур бәйрәм әзерләдек, аңа Төньяк Кавказ мөфтиләре һәм дин әһелләре чакырылды. Без пәйгамбәр туган көнендә бергәләп дога кылачакбыз”, - диде Кадыров.

Чечня президентының матбугат хезмәте Мәүлид көнне яшьләрнең күпмеңле урам йөреше үткәреләчәген белдерде.

Матбугат хезмәте белдерүенчә, Чечня шәһәрләре күгендәге утлы тамашалар иртәнге намазга 15 минут калганда булачак.
XS
SM
MD
LG