Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча дискотека


Уфада төнге клубта беренче тапкыр татарча дискотека булып үтте.

Ул башкаланың иң дәрәҗәле төнге клубларының берсе “Книжка”да узды. Анда 200-гә якын егет һәм кыз катнашкан. Керү хакы 100 сум булган. Төнге клуб җитәкчесе сүзләренә караганда, моңа кадәр бу хәтле керем булмаган.

Әлеге чара Башкортстан татар яшьләренең “Азатлык” берлеген җанландыру максатыннан да оештырылган. Чараны оештыручыларның берсе - Ландыш Әбүдәрова сүзләренчә, бу яшьләрне барлау һәм җәлеп итү өчен оештырылган. Дискотекада катнашкан күпчелек “Азатлык”ны белүләрен һәм ярдәм итәргә әзер булуларын белдергәннәр.
XS
SM
MD
LG