Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36
Ландыш Харрасова. Халыкара туган тел көне уңаеннан матбугатта татар телен саклау һәм үстерү турында шактый гына язмалар урын алды. Аларның һәркайсында татар теленең үсеш алмавына төрле дәлилләр китерелә. Бу көннәрдә бер төркем галимнәр Татарстан районнарында татар теленең хәле белән дә танышып кайтты.

Шул нисбәттән без түгәрәк өстәлдә дә татар телен өйрәнүне һәм куллануның актуаль мәсьәләләре турында сөйләшергә булдык. Анда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зәйтүнә Исхакова; Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында татар телен һәм әдәбиятен укыту кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Николай Максимов, “Азатлык” радиосы журналистлары Римзил Вәли һәм Ландыш Харрасова катнаша.

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан районнарында бүген татар телен укыту вазгыяте ничек?

Зәйтүнә Исхакова.
Беренчедән, мин үзем чыккан район турында әйтеп китәр идем. Байлар Сабасы гимназиясендә укучылар, укытучылар белән очрашуда катнаштым. Анда татарлар гына түгел, рус милләте вәкилләре дә яши. Алар бергә гимназиядә белем ала. Рус балаларының матур, камил татарча сөйләшә белүләре шаккатырды. Анда рус телен аерым, татар телен аерым укыталар.

Ландыш Харрасова.
Рүзәл Йосыпов күптән түгел генә, имеш, аерым урыс телле балалар өчен генә татар телен укытуның әзерләнгән методикасы юк дип язып чыкты. Мәсәлән, балалар мәктәптә ун ел укыйлар, ләкин барыбер татар телендә иркен аралаша алмый, чөнки аларга күбрәк грамматика һәм лексика бирелә.

Зәйтүнә Исхакова. Мин бу фикергә тагы мәгълүматләр өстәр идем. Тарих институты этносоциологлары белән берлектә Казанда, гомумән Татарстан буенча шактый зур тикшерү уздырдык. Шуның нәтиҗәләрен дә китерер идем.

Казанда рус телле балаларның 8,6%ы үзләренең тел белү дәрәҗәләрен шактый югары бәяләде. Димәк, алар иркен сөйләшәләр, аралашалар, яза һәм укый беләләр. Тагын шуларга өстәп, 9,2%ы татарча сөйләшәләр, ләкин алар өчен уку, язу шактый кыенлык тудыра. Бу руслар турында сүз бара. Димәк, гомумән алганда 20%ка якын бала татарча сөйләшә.

Николай Максимов.
Мин Рүзәл Йосыповның укучысы, аның фикере белән тулысынча килешәм. Әгәр дә без егерме ел дәвамында мәктәптә рус балаларына татар телен укытабыз икән, эш яхшы якка үзгәрергә тиеш. Егерме ел инде безнең методик база булырга тиеш. Дәреслекләр дә берничә тапкыр яхшырып чыгарылган булырга тиеш.

Ләкин Рүзәл Йосыпов, әлегә кадәр рус баласына татар телен өйрәтү методикасы юк дип, дөрес әйтә. Дәреслекләр бар, ул бер нәрсә, ләкин аларның берсенә дә методик ярдәмлек юк.

Хәзер без ике сәгать дәвамында рус балаларына татар әдәбиятен укытабыз. Рус балаларына татар текстын укыту методикасы бер кем тарафыннан да эшләнмәгән, ул бөтенләй юк. Шуңа күрә дәреслекләрдә татарча текст бар, аны татарча сөйләм калыбына яраклаштырып сөйләмгә чыгара белүче кеше юк.
Николай Максимов


Римзил Вәли.
Ягъни грамматика кагыйдәләрен генә өйрәтәбез, ә сөйләшергә өйрәтмибез булып чыга.

Николай Максимов.
Бала телгә өйрәнгән вакытта грамматика турында уйларга тиеш түгел. Ул сөйләшергә тиеш. Ике яшьлек бала грамматиканы өйрәнмәгән, ә ул сөйләшә белә. Ләкин сөйләмгә өйрәтү, балага әйтмичә генә, грамматика нигезендә корылырга тиеш. Мәсәлән, әгәр дә укытучы исемне килеш белән төрләндереп утыра икән, димәк ул бер нәрсәне дә аңламый. Сүзне сүзгә бәйләргә өйрәтергә кирәк.

Римзил Вәли.
Хикмәт тагын шунда, Тел, әдәбият институты; Мәгарифне үстерү институты; Мәгариф министрлыгы; тел өлкәсендә күптән эшләгән галимнәр, дәреслек төзүчеләре бар. Ә нишләп без рус телле кешеләрне татар теленә чит телне ничек өйрәнәбез, шулай өйрәтергә тотынмаганбыз?

Николай Максимов.
Рус балаларына татар телен чит тел методикасында өйрәтергә кирәк түгел. Татарларны рус теленә ничек өйрәттеләр? Инглиз теле методикасында мени? Бөтенләй алай түгел.

Зәйтүнә Исхакова.
Телне тел өчен генә өйрәнмиләр. Әгәр дә безгә шул тел ярдәмендә тагын ниндидер фәннәрне үзләштерергә, башкалар белән дә аралашырга ихтыяҗ туа икән, шул вакытта кеше үзеннән - үзе тартыла, теләк туа.

Николай Максимов. Татарстанда яшәүче башка милләтләргә татар телен укыта башладык, әмма телебезгә хөрмәт дигән нәрсәне тәрбияләмәдек. Без укыту белән генә түгел, тәрбия эше белән шөгыльләнергә тиеш.

Ландыш Харрасова
Ландыш Харрасова. Милли компонентны бетерү турында 309нчы канун кабул ителде бит. Димәк, монда беренче чиратта Мәскәүне гаеплисе түгел, ә үзебездән башларга кирәк.

Николай Максимов.
Әйе, бик күп нәрсә үзебездән тора. Мин тикшергән нәтиҗәләргә нигезләнеп әйтәм. Карагыз, чип-чиста татар районнары бар, Азнакай, Теләчә, Кукмара районнарында рус кешесен табып та булмый диярлек. Ләкин аларда татар төркемнәре белән параллель рәвештә рус төркемнәре дә бар. Рус төркемнәре рус балалары өчен әзерләнгән программаларга, дәреслекләргә нигезләнеп укытыла. Аларда исә 90% татар утыра, сыйныфта бер-ике рус баласы бар, алар да татарча яхшы беләләр, ә рус программасы буенча укый. Бу бит татар баласын руслаштыру белән шөгыльләнү. Моңа кем гаепле? Мәскәү гаеплеме? Мәгариф министрлыгы шуны белмимени?

Зәйтүнә Исхакова. Бүгенге көндә 309нчы канун укытучыларны да, укучыларны да, ата-аналарны да бик борчый. Чөнки Бердәм Дәүләт Имтиханы (ЕГЭ) рус телендә бирелә. Алга таба, әгәр дә син югары уку йортына керергә теләк белдерәсең икән, анда керү имтиханнары рус телендә. Шуннан чыгып, ата-аналарда сорау туа: “Без балаларыбызны теләп, тырышып, татар гимназияләрендә укытабыз, ләкин алга таба бу вәзгыять кайсы якка үзгәрер? Минем балам нинди хәлдә калыр? Алга таба белем ала алырмы?” Бу мәсьәлә аларны бик борчый.

Римзил Вәли.
309нчы канун әле көчкә кермәгән, ә инде ата-аналар балаларын күптән алып киткән, бик күп укытучылар, директорлар аны рәхәтләнеп үти дә башлады. Килеп чыга, эш 309нчы канунда гына түгел.

Бу канунны чыгарган Фурсенко әйтә: “Әйдәгез, Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак, без аны урыс теленнән дә күбрәк укытыйк. Без каршы түгел”, ди.

Николай Максимов.
Минемчә, без бу канунны бик үк дөрес итеп аңлап бетермәдек. Ул бит Русия өчен язылган, ә Татарстанда ике дәүләт теле бар. Менә без ЕРЭ (Бердәм Төбәк Имтиханы) бетсә, һәлак булабыз дип әйтәбез. Әгәр дә республикада 50 меңләп укучы урта мәктәпне тәмамлый, шуның 373е татар телен имтихан итеп, бер мең бала гомумән фәннәрне татар телендә тапшыра икән, бер яктан әйтәбез, бетсә, нәрсә була? Ә хәзер кулланырга мөмкин, нигә бирмиләр соң?

Ландыш Харрасова.
Районнарда имтиханнарны рус телендә бирергә мәҗбүр итәләр бит.

Николай Максимов.
Мәскәү гаепле түгел. Әгәр дә рус балалары рус телен дәүләт имтиханы буларак мәҗбүри тапшыра икән, анда да сыйфат бик шәп түгел.

Без кайчак кимсенәбез, булганнар белән мактана белмибез. Карагыз, республика мәктәпләрендә күп фәннәрне: физиканы, математиканы, химияне татар кешесе укыта. Русия күләмендә күпме татарларның укытучы булып эшләве турында бер дә уйлап караганыбыз юк. Русларга рус телен укытучыларның да 80%ы татар кешесе бит.

Ата-аналар: “Хәзер югары мәктәптә татар телендә укырга мөмкинчелек юк”, дип әйтә. Ә мин: “Татар теле татарны үзен саклап калу өчен кирәк. Сезнең әти-бабаларыгыздан килгән гореф-гадәт, йоланы саклап калыр өчен, үзебез өчен кирәк ул”, дип әйтәм. Югары мәктәптә укып та, татар телен белмәгән кешеләр никадәр! Төрле караш булырга мөкин.

Зәйтүнә Исхакова.
Әгәр дә 309нчы канун гамәлгә кертелсә, без тагын алтмышынчы елларга кайтачакбыз. Татар теле бүгенге кебек барлык мәктәпләрдә дә шушы күләмдә укытылмаячак. Ата-аналар балаларын үз теләкләре буенча гына татар телен өйрәнергә җибәрергә мөмкин. Ул факультатив дәрәҗәсендә генә эшләргә мөмкин.
Зәйтүнә Исхакова


Николай Максимов. Балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эшләргә, тәрбия эшен дә алып барырга кирәк.

Зәйтүнә Исхакова.
Мин бер әйбергә тукталып китәр идем. Балалар татар телен мәктәптә генә түгел, ә урамда да, кибетләрдә дә, даруханәләрдә дә, театрда да, концертта да – бөтен җирдә ишетергә тиеш. Язулар, белдерүләр дә татарча булырга тиеш.

Бүгенге көндә балаларда сорау да туа. “Менә сез әйтәсез, татар теле – дәүләт теле, дип. Ә без Казанга баргач, урамнарда татар телен тиешле дәрәҗәдә күрмәдек. Булганнары да шактый хаталы”, дип алар. Мондый очракларда балаларга җавап бирү бик авыр. Халыкта да шундый ук фикерләр бар.

Безгә тырышып, чыгымнар түгеп, русларны гына түгел, ә татарларны да өйрәтергә кирәк. Шул вакытта гына татарлар да рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләшер. Әгәр без үзебез сөйләшсәк, башка милләт вәкилләре дә бездән күреп телебезгә игътибарын арттырыр.

Казандагы соңгы тикшерү турында әйтеп китер идем. Татар балаларының 67,4% татарча иркен сөйләшә, яза, укый. Тагы 11,2% иркен сөйләшәләр, ләкин уку, язу алар өчен кыенрак. 11,2% саф татар гаиләләрдән чыккан балалар авырлык белән сөйләшәләр. 9,1% татарча аңлыйлар, ләкин сөйләшә алмыйлар. Монда утырып еларлык хәлләр. Калганнары 1,1% телне бөтенләй белми.

Николай Максимов. Саба районында хәзер рус мәктәбе ачтылар. Татар мәктәбендә укырга кеше дә калмаячак.

Зәйтүнә Исхакова.
Ләкин Сабада укытучылар да, балалар да 309нчы канун турында сораулар яудыралар, бик борчылалар.

Балалар Казанда 2013 елда узачак Универсиаданы искә алдылар. Шунда бер бала сорау бирә: “Бездә татар теле – дәүләт теле. Ә татар телен белү кирәк булачакмы?” Димәк, балалар да кызыксыналар, борчылалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG