Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

Караганда ачлыктан коткарган


Ташкентны төзекләндерүдә катнашкан кешеләр бер-берсен югалткан.

Рәхмәтҗан Рәхимҗан улы Мәхмүтов Ихсановларны эзли

Әти-әнисен дә югалткан Рәхмәтҗан әнисенең туганнарын - Башкортстанның Чакмагыш районында туган Ихсановларны эзли. Туганы Рәис Нурлыгаян улының 1928елда туганын белә ул. Шулай ук Камил белән Дамира Ихсановалар булуын да әйтә.

“Ачлык вакытында ире вафат булгач, кечкенә баласын ачтан үтермәс өчен, басудан черек бәрәңге җыйган хатынны күреп, берәүләр тиешле урыннарга җиткергәннән соң, ана баласын алып Казакъстандагы Караганда шәһәренә китәргә мәҗбүр була. Алар бу шәһәрдә 1997 елга кадәр яшиләр. 1990 елга кадәр туганнары белән аралашып торалар. Ә әнисе вафат булгач, Мәхмүтовлар гаиләсенең туганнары белән арасы өзелә. Һәм Мәхмүтов Рәхмәтҗан туганнарын табарга ярдәм сорап “Жди меня” тапшыруына хат язган”, ди Русиянең беренче каналында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов.

Галинур Хәсәновны улы Артур эзли


Уфадан Ташкентка җир тетрәүдән соң шәһәрне төзекләндерү ниятеннән эшкә киткән кешеләрнең язмышлары да төрледән төрле. Кайберләренеке бик аянычлы. Шундыйлар арасында әтисен Галинур Хәсәновны эзләгән улы Артур да бар. 1971 елда Бочкарев Юрий аны үз улы итә. Ә Артурның үзенең әтисен дә табасы килә.

“Артурның әтисе Галинур Нурислам улы Хәсәнов якынча 1948-50 елларда туган. 1946 елның 25 сентябрендә туып Татарстанда яшәгән Валентина Степановна Матвеева 1965-66 елларда Ташкентка буяучы булып эшкә китә. Алар Галинур белән шунда танышалар. Һәм 1967 елда Артур туа. Әтисе белән әнисе аерылышканнан соң, Валентина улы Артурны үз туганнарына Татарстанга кайтарып куя. Күп тә үтми әнисе улы Артур белән Самар өлкәсенә китеп бара. “Әтием мине алып китәргә дип кайткан иде, ләкин әнием мине аңа бирмәде”, дип яза Артур хатта. Шуннан бирле безнең аралар өзелде һәм мин аның кайда киткәнен дә белмим. 1971 елда Юрий Бочкарев дигән кеше мине уллыкка алды. Миңа шул да билгеле, әтием башкорт милләтеннән, Уфада яши дип ишеттем. Ярдәм итегезче миңа аны табарга, дип яза Артур”, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.

Марина Хамлова Миннияр Каримовны Уфадан эзләтә


Үзбәкстанда туган хәзерге көндә Мәскәүдә яшәгән Марина Хамлова Салават шәһәрендә туган әтисе 60 яшьлек Минияр Каримовны Уфадан эзләтә.

“Марина Хамлова үзе 1976 елның 22 мартында Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә туган. Әтиемнең туган елын белмим, дип язаган ул хатка. Әниемнең сөйләвеннән шуны беләм, ул Ташкентта милиция мәктәбенең югары уку йортын тәмамлап,Уфага китеп барган. Миңа 18 яшь тулганчы, без аралаша идек. Аннан соң безнең очрашулар кинәт тукталды. 1994 елдан бирле аны эзлим. Аның Уфада эчке эшләр идарәсендә эшләвен һәм Достоевский урамында яшәвен генә беләм. Хәзер аңа якынча 60 яшь булырга тиеш. Зинһар өчен миңа әтиемне табарга ярдәм итегезче, дип яза Мәскәүдә яшәүче Марина Хамлова”, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.
XS
SM
MD
LG