Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:32

Ингушетиядә шартлаудан 6 кеше һәлак булды


Ингушетиянең Назрань районында бомба шартлаудан 6 кеше һәлак булды, 2 кеше яраланды.

Бу турыда Төньяк Кавказдагы гаскәрләр төркеме идарәсе белдерә.

Сурхари авылында булган шартлаудан үлгәннәр һәм яраланганарның барысы да милиция хезмәткәрләре.

Шартлауга кадәр ИТАР-ТАСС Сурхари авылында шартлаткыч табылды, аны зарарсызландыру эше бара дип хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG