Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Галимов җырлы дуслык күпере төзи


Васил Галимов
Васил Галимов

9 март көнне Казада Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Васил Галимовның 30 еллык иҗатына багышланган “Җыр – дуслык күпере” дип аталган кичә узачак.

Башкортстан җыр-моңга бай як. Анда яшь талантлы артистлар, җырчылар, композиторлар сәхнә түрендә. Татар эстрадасы сәхнәсен дә нигездә Башкортстан татарлары тота диючеләр дә бар. Башкортстанда яшәүче артистлар да әледән-әле Казанга килеп концертлар куеп китә.

Шундыйның чираттагысы 9 март көнне Галиәсгар Камал театры бинасында узачак. “Җыр – дуслык күпере” дип аталган кичә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре композитор Васил Галимовның 30 еллык иҗатына багышлана. Концертта татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Фидан Гаффаров, Гөлнара Тимерҗанова, Айгөл Сагынбаева,Фирзинә Абдуллина, Рөстәм Асаев, Резидә Шәрәфиева, Рамил Миндияр һәм башкалар булачак.

Гадәттә тамашачы җыр башкаручыларны таный, алар белән соклана. Әмма җыр тудырган шәхесләр, халык күзеннән читтә кала. Халык үзе яратып тыңлаган җырларның авторларын белми. Композитор Васил Галимов иҗат иткән җырларны да бик күп танылган җырчылар башкара.

Ул Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында туа. Васил әнисенең моңлы җырларын тыңлап, әтисе алып биргән гармунда уйнап үсә. Башта ул төзүчелек һөнәрен ала, аннары гына Мәскәүдәге халык сәнгате университетының музыка бүлеген тәмамлый.

“Васил Галимовка үзенчәлекле, кабатланмас әсәрләр иҗат итергә махсус белем юклыгы да комачауламый. Бу аңа ярдәм генә итә. Чөнки ул музыкаль калыплардан азат”, ди музыка белгече Миләүшә Идрисова.

Бүгенге көндә ул 4 китап, 80-ләп җыр авторы. Васил Галимов үзешчән композитор булуга карамастан, аның инде 20-ләп җыры татар һәм башкорт эстрадасының алтын фондына кергән.

Васил Галимов исә ирешкән уңышлары белән туктап калырга җыенмый. Алга таба ул языла башлаган кантатасын бетерегә, балалар өчен күбрәк җырлар тудырырга, талантлы яшь җырчыларга сәхнәдә үз йөзен булдырырга уйлый.
XS
SM
MD
LG