Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай икътисадын авыр көннәр көтә


Кытай премьеры Вен Җиабау, глобаль икътисади кризис сәбәпле, 2009 ел ил тарихында иң кыен елларның берсе булачагын әйтте.



Кытай халык мәкалендә "Әгәр тауга еш йөрсәң - юлбарсны очратырсын" диелгән. Ягъни ахырың уйламый кылган эш, зыян китерергә мөмкин. Бүген бу сүзләр Кытай өчен зур сабак булып тора.

Кытай икътисадта көнбатышка таба ачыла башлаган көннән бирле, читкә мал сату ярдәмендә ил икътисады елына 10 % үсә иде.

Ләкин глобаль кризис шартларында, дөньяда Кытай товарларына ихтыяҗ кимү сәбәпле, хәзер Кытай читкә күпләп мал сата алмый. Узган елның гыйнвар ае белән чагыштырганда экспорт 17.5 % кимегән.

Әгәр илдәге икътисади үсеш 8 %тан түбән төшсә, бу илдә социаль проблемалар тудырачак, дип фаразлый белгечләр.

Икътисадтагы артка китеш илдә читкә мал җитештерүче ширкәтләрдә генә түгел, ә анда түбән эш хакына эшләүчеләргә дә тәэсер итә. Хәзер эшләрен югалткан эшчеләр, коммунист партиясен тәнкыуйтле башлады.

Шул исәптән бүген партиянең кризиска каршы тәкъдим иткән планга илдә игътибар зур булды.

Кытай коммунист партиясе конгрессында, Кытай икътисадын җанландыру өчен 585 миллиард долларлык инвестиция программына ихтыяҗ булуын әйтте, Вен Җиабау.

Кытай премьеры Вен Җиабау, шәһәрләрдә 9 миллион кешене эш белән тәэмин итәргә уйлый. Моннан кала социал түләүләр 25 % арттырылачак ,дип әйтте.

"1.3 миллиард халкы булган һәм үсүен дәвам иткән ил буларак, Кытайда икътисади үсеш дәрәҗәсен саклап калу, шәһәр һәм авылларда яшәгән кешеләргә күбрәк эш мөмкинчелекләре тудыру һәм кешеләрнең матди дәрәҗәсен арттыру өчен яңа икътисади планнар бик мөһим”, диде Вен.

Кытайның икътисади кризистан тирән зыян күрүен таныган премьер, илдәге социаль иминлек һәм сәламәтлек өлкәсендә җитешсез булуын белдерде.

Пекин хакимиятенең икътисадны җанландыру өчен махсус казна булдырмавы сәбәпле, Кытай биржасында зур югалтуга китерде.
XS
SM
MD
LG