Accessibility links

НАТО Русия белән сөйләшүләрне яңартырга килеште


НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер НАТО тышкы эшләр министрлары Русия белән былтыр Грузия сугышыннан соң туңдырылган югары дәрәҗә сөйләшүләрне яңартырга дип килеште диде.

Русия белән мөнәсәбәтләр һәм Әфганстандагы вәзгыять турында министрлар сөйләшүе бүген Брюссельдә үтте.
Русия тышкы эшләр министрлыгы НАТОның бу белдерүен хуплады.

Бүген АКШ дәүләт сектретаре Һиллари Клинтон НАТО тышкы эшләр министрларына НАТО Русия белән мөнәсәбәтләрдә алга таба барырга тиеш диде.

Клинтон шулай ук Украина белән Грузия өчен НАТОга кушылу ишеген ачык тотарга чакырды.
XS
SM
MD
LG