Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәкне балык алыштырырмы?


Әфганстанда наркотик җитештерү белән көрәш йөзеннән кайбер төбәкләрдә мәк үстерү урынына балык фермаларын кордылар. Бу эш уңай нәтиҗә бирде.

Берничә ел элек Нангархар вилаяте илдә мәкне иң күп үстергән төбәк булып санала иде. Хәзер җирле хакимият вәкилләре әйткәнчә, монда наркотик үләне тулысынча бетерелде диярлек.

Җирле хакимияттә авыл хуҗалыгы өчен җаваплы җитәкче Габдуллаһ Җан: “Балык үрчетү фермаларына акча кертү мәк үстерүне нык киметте. Халыкка балык фермаларын оештырырга мөмкинлек бирделәр, алар табыш ала башлады һәм без хәзер кешеләр тарафыннан зур кызыксыну күрәбез”, диде.

Хакимиятләр мәк кырларын балык фермаларына әйләндерергә техник яктан ярдәм итә. Акчаны да файдалы шартларда бирә.

Әмма, икенче яктан, әфган кешеләре мәк үстерүне туктамаса, хакимиятләр аларның кырларын яңдырү белән яный. Авыл кешесе Хаҗи Анзаруллаһ, яндыручылар килгәнче, җирләрендә күл ясап балык үстерә башлаган иде инде.

"Бу хәләл акчалар, хәләл ризык. Шуңа күрә без бу эшне алып барабыз. Җирләребез бик күп булмаса да.
Безгә хокүмәтнең ярдәме җитми. Без, башка мәк үстерергә туры килмәсен өчен, күлләр өчен күбрәк җир бирүне таләп итәбез”, ди Анзаруллаһ.

Ул Сарача авылы башлыгы, элек мәк үстергән, аның 2 кыры булган. Хәзер анда ясалма күлләр, аларда 6 меңләп балык бар. Хуҗа һәр мең балыкны 20 долларга сатып алган, ул аларны үстереп яхшы табыш ала ала.

Анзаруллаһ кебек балык фермаларын корган кешеләр Нангархар вилаятендәге шактый. Бу проектны БМОның качаклар өчен җаваплы комиссионеры 2005 елда башлаган иде. Бу балык үрчетү Пакстан белән чиктәш Баграми төбәгендә башланды. Анда күлләр ясалды, ферма корылды, эшне алып бару өчен 300 ләп белгеч әзерләнде.

Әмма бу балык үрчетү фермалары кебек уңай башлангыч илнең башка төбәкләрендә популяр түгел.

Әфганстанда наркотик үстерү 20% кимесә дә, барыбер дөньяда иң югары урыннарда тора. Анда дөньядагы наркотикның 90% җитештерелә дип санала. Бу бизнес ел саен 3 миллиард доллар табыш китерә дип уйлыйлар.

БМО һәм АКШ, бу акчалар “Талибан”га бара һәм хәрәкәт әлеге керемне көч куллануга тота, дип белдерә.

Шул ук балык фермасын тотучы Анзуруллаһ та бу яңа эш белән канәгать булса да, аның элекке табышны китерә алмавын әйтә. Ул көлә-көлә: “Бу бик яхшы һәм бик табышлы бизнес, әмма мәк үстерүдән кергән табыш белән чагыштырып булмый инде”, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG