Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Дарфурдан ярдам оешмаларын чыгармаска чакыра


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Судан хөкүмәтен Дарфур төбәгеннән халыкара ярдам оешмаларын чыгарып җибәрү карарыннан кире кайтырга чакыра.

Халыкара җинаятьләр мәхкамәсе Судан президенты Гомәр әл-Бәширне Дарфурда сугыш җинаятьләре һәм кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләп кулга алу карары чыгаргач Судан хөкүмәте халыкара ярдам оешмаларын чыгарып җибәрәчәген белдергән иде.

Пан Дарфурдан 13 ярдам оешмасын чыгарып җибәрү андагы һуманитар чараларга төзәтеп булмаслык зыян китерә ала диде.

БМО башлыгы әйтүенчә, Дарфурда 4.7 миллион кешегә ярдам күрсәтелә.

Судан хөкүмәте Бәширне Дарфурдагы үтерүләр, көчләүләр һәм башка җинаятләр өчен җаваплы дип атаган халыкара мәхкамә белән хезмәттәшлектән баш тарта.
XS
SM
MD
LG