Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда медиа ширкәт башлыгы кыйналды


Сарытауда "Взгляд" хосусый медиа ширкәте мөдире Вадим Рогожинны пәнҗешәмбе кичен өенә кайтып барганда үз өе керешендә билгесез кешеләр кыйнаган. Рогожин аңсыз хәлдә хастаханәгә салынган. Табиблар аның хәле авыр ди.

Хезмәттәшләре бу һөҗүм Рогожинның эшенә бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.

Рогожин җитәкләгән ширкәт интернет хәбәр агентлыгын, бер газетаны һәм интернет телевидениесен тота.

Һөҗүмнең мөмкин булган сәбәпләре дә билгесез.

Милиция медиа ширкәтнең ишекләрен мөһерләп япкан.
XS
SM
MD
LG