Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта эшсезлек 25 елдагы иң югары ноктасына җитте


Февраль аенда АКШта тагын 650 меңләп эш урынының кимегәнлеге игълан ителде.

Эшсезлек 8.1 процентка җитте. Бу соңгы 25 елда эшсезлекнең иң югары ноктасы.

Әлеге саннар игълан ителгәннән соң АКШ президенты Барак Обама моны "шаккатыргыч" дип атады һәм чаралар күрергә вәгъдә итте.

"Бу ил бер кайчан да берәр кризиска читтән генә яхшыруга өметләнеп карап утырмаган. Тарихка күз салсак, без һәрбер зур кыенлыкка ныклы чаралар һәм зур идеяләр белән җавап биргәнбез. Шуңа күрә без уртак һәм дәвамлы муллыкка ирешкәнбез. Америка өчен әлеге хәлиткеч чорда да без үзебез һәм балаларыбыз алдында моны тагын бер мәртәбә кабатларга тиешбез", - диде Обама.

Хезмәт департаменты шулай ук февральгә кадәрге 2 айда эш урыннарының моңарчы саналганнан күбрәк кимүен дә белдерде.

Декабрь аенда 680 мең эш урыны кимегән.

Кушма Штатларда 2007 елда рецессия башланганнан бирле 4 миллион 400 мең эш урыны кимегән. Шуларның яртысыннан артыгы узган 4 ай эчендә юк булган.
XS
SM
MD
LG