Accessibility links

Кайнар хәбәр

KAZANда Тукай кабул итте


Татарстан башкаласында яңа гына эшли башлаган KAZAN кунакханәсендә Габдулла Тукай һәм Салих Сәйдәшев исемендәге конференция заллары да бар.

Шәһәрнең нәкъ үзәгендәге бу кунакханә җомга көнне Русиянең төрле шәһәрләреннән килгән турбизнес вәкилләрен кабул итте. Аларга Казанны Русиянең өченче туристлар үзәге буларак тәкъдим итү дә нәкъ Габдулла Тукай исемендәге залда булды.

“Күренекле шәхесләребезнең исемнәрен яңа гына куштык”, дип белдерде бу кунакханә дә кергән идарәнең башлыгы Ислам Әхмәтов. Дөрес, әлегә залларга исемнәр язылмаган. Ансы да озакламый булачак, дип белдерә җитәкчелек. Әхмәтов сүзләренчә, бизәлеш сәнгатен аңлаганнар, кычкырып тормаса да, монда милли рухны тиз тоячак.

“Татарларның язуына күрә KAZAN дип кириллда түгел, ә латинда язылган. Менә ул да бер үзенчәлек булып тора. Архитектура нәкышләренә килгәндә, монда эчке бизәлештә - шәрек стилендәге ганч, ә фирма төсебез - ул фирүзә төсе”, ди Ислам Әхмәтов. Фирүзә төсне табынчыларның өс киемнәрендә дә күрергә була. Канәфиләр дә шул ук төстә. Ә иң әһәмиятлесе, ди анда эшләүчеләр, бу кунакханә башкаланың нәкъ үзәгендә.

Керешкә дүрт йолдыз куелган. Әлеге кунакханәләр челтәренең, аңа “Шаляпин Палас Отель” дә керә, аның баш идарәчесе Элвир Гәйнетдинов, дүрт йолдызлы икәнеңне дәлилләү мәшәкатьләре алда әле ди.

Теләкләре киләчәктә “Шаляпин Палас Отель”не биш йолдызлы итү. Казанда иң югары дәрәҗәдәге икенче кунакханә булачак ул. Ә “Grant Hotel Kazan” түбәсендә боралак төшү мәйданчыгы булу белән дә башка кунакханәләрнең “борнына чиртә ала”.

Казан шәһәренең тышкы бәйләнешләр һәм туристлык комитеты башлыгы Сергей Иванов та, боралакка утыртып Казанның бөтен манзарасын күрсәтеп, сәяхәтләр ясау мөмкинлеге дә тормышка ашыр, дип ышана.

Дөрес, KAZAN кунакханәсен тәкъдим итүгә килгән турширкәт вәкилләрен бу юлы автобуслар белән генә йөрттеләр. “Аларга без Казанның тарихи урыннарын күрсәтәбез. Өч кунакханәне тәкъдим итәбез. Милли мәдәният һәм милли ризыклар белән дә танышачаклар”, ди Иванов. Шулай ук теләге булганнар чаңгы шуу үзәгенә, Раифа чиркәвенә, аквапаркка, ипподромга да бара алачак.

Тольятти шәһәреннән килгән турширкәт вәкиле Алена Милявская да, башкалада ике аквапарк булу зур әһәмияткә ия, ди. Алардан Казанга йөрүчеләр бик күп икән. Күбесе үз машиналары белән баруны хуп күрә.

Казанда бик теләсәң 400 сумлык кунакханә дә табарга була икән. “Фатыйма” кунакханәсе вәкиле Артур Әбдрәшитов үзләрендә әнә шундый арзанлы урыннар булуын да әйтте. Ул да бу чарага килгән иде.

Ислам Әхмәтов
KAZAN кунакханәсенең юнәлеше исә, бизнес һәм акчалы катлам өчен. Финанс кризисы дөньяны дер селкеткән бу көннәрдә алар “мәскәү” бәяләре куймаган. Монда 2 мең ярым түләп тә кунып чыгарга була. Иртәнге аш та шул бәягә кергән.

“Бик күп чыгымнар булды. Хәзер кризис вакыты. Шуңа күрә хакларны күтәрмәскә уйладык” ди үзләрендәге бәяләр турында Ислам Әхмәтов.

Мәскәүдәге бер турширкәт вәкиле дә, Казан үзенең артык кыйммәт булмавы белән җәлеп итә, дип белдерде. Эчке туризм, яисә Русия буйлап алар аша сәяхәт итүчеләрнең нәкъ яртысы Казанны сайлый, дип белдерә ул.

Туристларны китерү һәм бу бизнеста турширкәтләр белән уртак тел табу өчен башкала рәсмиләре, финанс кыенлыгы булуга карамастан, KAZAN кунакханәсен тәкъдим итү чарасы үткәрде. Нәкъ ярты ел элек шундый ук чара, күптән түгел генә тулы куәтенә эшли башлаган, “Ривьера” кунакханәсендә дә булган иде.

Иванов әйтүенчә, ул чара нәкъ сәяхәтчеләрнең һәм бизнес вәкилләренең “Ривьера”да күпләп тукталуына да уңай йогынты ясаган.
XS
SM
MD
LG