Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия хәрбиләрне ныгытуын белдерә


Грузия саклану министры Давид Сихарулидзе, 2 сепаратист республикага бәйле рәвештә Мәскәү белән киеренкелек арта барганда, Тифлис үз гаскәрләрен көчәйтә дип белдерде.

Сихарулидзе Франц пресс агентлыгына Абхазия белән Көньяк Осетиядә Русиянең меңнәрчә хәрбие булу Грузия иминлегенә зур куркыныч тудыра диде.

Сихарулидзе Русия белән былтыргы сугыштан соң иминлек сәясәтен үзгәртүнең бер өлеше буларак саклану чараларына басым арттырылачак диде.
XS
SM
MD
LG