Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

АКШ президенты, Гыйрактагы хәрбиләрен 18 ай эчендә кайтарачагын белдергәннән соң, Гыйрактагы иминлек һәм бердәмлек мәсьәләсе янә игътибар үзәгенә менде.

Обама Гыйрактан чигенү планы турында "Гыйрактагы сугыш көчләренең 18 ай эчендә кайтарылуына карар кылдым. 2010 елның август аенда АКШ хәрбиләрнең Гыйрактагы вазифасы тәмамлана", дип белдергән иде.

Обама карары яхшы аңлашылса да, соңгы 6 елда тынычлык урнаша алмаганГыйрактан алдан ук чигенеп булырмы?

Әлеге сорауга ышанычлы җавап көткән журналист сорауларына иминлек белгече Майкыл О 'Һанленм җавап бирде.

"Көч куллануны бастыру, илдәге иминлек көчләрен вакытында әзерли башлау демоктияне эшләтү өчен алдан ук чаралар күрү әйбәтрәк булыр иде. Гыйракта әле дә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар һәм алга таба да дәвам итәр. Шуңа да Обаманың хәрбиләрне, әкренләп генә чигү карарын бик уңышлы адым буларак күрәм", диде ул.

Обаманың чигенү тарихы турында сугышка каршы булган сенаторлар да борчу белдерә. Ләкин О 'Һанлен аларның бу борчылуын урынсыз таба. Бу бер яктан караганда, Обаманың сайлау чаралары вакытында сугышны бетерү турында биргән вәгъдасына туры килмәсә дә, Обама прагматик буларак мөмкин булганны эшли дигән карашта тора.

Шулай да, Гыйракта тотрыклык мәсьәләсе зур мәсьәлә булып тора. О 'Һанлен, ил эчендә бүленү, җир һәм нефть мәнфәгатьләрен кайгырта башлау Гыйракта ватандашлар сугышына китерә алыр, дип кисәтә.

Мәгълүм булганча, күпчелек көрдләр яшәгән, нефткә бай Кәркүк төбәгенең Гыйрак эчендә үз җирле идарәсе һәм сугышчылары бар. Үзәк хакимиятнең дә хәрби көчләре бар. Шул исәптән О 'Һанлен бу ике хакимият арасында туачак аңлашылмаучанлык алга таба ил бөтенлегенә янарга мөмкин, дип белдерә.

"Әлеге вакытта бу көчләр бер-берсенә бик якын мөнәсәбәттә тора. Ләкин бу ике арадагы низагка каршы хәзердән үк игътибар юнәлдерелмәсә, алга таба ике арада каршылык чыгуы бик мөмкин", дип кисәтә О 'Һанлен.

Тышкы сәясәт белгеч Антони Кордесман да, илнең төньягында туачак каршылык Обаманың чигенү тарихын үзгәртә алыр, дип фаразлый.

"АКШ гаскәрләре чигенгәнче гарәпләр белән көрдләр арасында сугыш куркынычын кисәтү, аермалыкларны бетерү өчен юллар табып була. Ләкин чигенгәннән соң, бу куркынычның яңадан тумаячагы турында берни әйтә алмыйбыз. Алар бу җирлектә гасыр дәвамына сугышкан, ике халык арасында милли каршылыкларның кайчан чыгачагын алдан белү мөмкин түгел. Кай вакытта каршылыклар бетте дигәч тә янә кабынып китә ала”, ди Антони Кордесман.

Кордесман, нефть бәяләре төшкәндә, илне берләштерү тырышлыклары нәтиҗә бирмәскә мөмкин, дип фаразлый. Кордесман сүзләренә караганда, акча мөмкинчелекләре булганда берләштерә алмаганны илне, акчасыз вакытта берләштерү тагын да кыенрак булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG