Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсенең Камышлы районында яңа түрә


Район җитәкчесе итеп Рафаэл Баһаутдин сайланды.

Теләсә кайсы сайлау - ул инде халыкның бер эзгә кереп киткән яшәешен бозу дигән сүз. Үз авылыңдагы, үз төбәгеңдәге кешене һәркем яхшы белә. Ә менә читтән куелган кандидатка караш икенче төрле. Бәлки тормыш үзгәрер дигән өмет яши адәм күңелендә.

Камышлы районы – җир эшкәртү төбәге, ә Рафаэл Баһаутдин – җир кешесе. Шуңадыр да инде 8343 бюллетеньның 82,32 проценты Рафаэл Баһаутдин файдасына булуы – яңа түрәнең сәяси уңышы.

Сайлауда дүрт кандидат катнашты. Роман Кондратьев 0,74 процент җыйган, Рәфкать Динмөхәммәтов – 2,83 процент. Коммунистлар иселегнннән барган Халит Шәйдуллин өчен сайлауга килүчеләрнең 12,73 проценты тавыш биргәннәр. Самар өлкәсендә татарларны күпчелек тәшкил иткән Камышлы районы беренче мәртәбә күпләп “Бердәм Русия” фиркасенә авышты.

Рафаэл Баһаутдинны өлкә администрациясе тәкъдим итте. Ул күрше Похвистнево районыннан күчерелде, ә тамырлары белән ул Татарстан кешесе.

Моңа кадәр Камышлыда районны хирург җитәкләде һәм райондагы кимчелекләрне хирург булганлыктан күрделәр. Ләкин дә тагын бер сер килеп чыкты. Шентала районын күп еллар буена “Бердәм Русия” кешесе Петров җитәкләде, ә менә халыкның күпчелеге 7 процент өстенлек белән район табибын “глава” итеп сайладылар да куйдылар.

Татар авылларында сайлаучыларның күпчелеге табиб, 58 яшьлек мукшы иренә өстенлек биргәннәр.

Татар авылларына шалтыратып мин: “Илдә кризис, бу хәл сайлауга тәэсир итмәдеме?” дип сорадым. Ә телефонның икенче башындагылар сүз куешкандай: “Авылда соңгы 30 елда кризистан чыкканыбыз да юк. Ул безнең яшәү рәвешенә әйләнде инде”, диделәр.
XS
SM
MD
LG