Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зимбабведа премьер эләккән һәлакәтне тикшерәләр


Зимбабве премьер-министры Морган Цвангираи фиркасе премьер һәм аның хатыны эләккән машина казасын җентекләп тикшерүне таләп итә. Казада премьерның хатыны һәлак булды, Цвангираи үзе яраланды.

Демократик үзгәреш өчен хәрәкәт җитәкчелеге, кичәге һәлакәтнең махсус оештырылган булуына дәлилләр юк, дип белдерде.

Оппозициянең элекке җитәкчесе Морган Цвангираи президент Роберт Мугабе белән хакимиятне бүлешүгә ирешкән җитәкче.
XS
SM
MD
LG