Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дипломаты беренче тапкыр Сүриядә


АКШның югары дәрәҗәдәге дипломаты Дҗеффри Фельтман Дәмәшктә Сүрия тышкы эшләр министры Вәлид әл-Мөгалләм белән очрашты.

2005 елда Бәйрүттә Либанның элекке премьер-министры Рәфыйк Һәрири үтерелгәннән бирле бу АКШ вәкилләренең Сүриягә беренче килүе. Ул чакта Вашингтон Дәмәшктән үз илчесен чакыртып алган иде.

Әнкарада сәфәрдә булган АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Вашингтон Сүриягә үз илчесен кире җибәрү мәсьәләсен әлегә хәл итмәде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG