Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Морокко белән элемтә өзелүенә "шаккатты"


Иран Морокконың дипломатик бәйләнешләрне туктату карарына "шаккатуын" белдерде. Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә бу адымы белән Морокко бөтен ислам дөньясына зыян сала, диелгән.

Җомга көнне Морокко Тәһранны Мороккода сөнни халык арасында шыгый исламны җәелдерү омтылышында гаепләп Иран белән мөнәсәбәтләрне туктатуы турында белдергән иде.

Шулай ук күптән түгел бер Иран рухание сөнниләр яшәгән Морокконың беректәше Баһрәйннең бәйсезлеген шик астына куйган иде, бу да ике ил арасында киеренкелек тудырды.
XS
SM
MD
LG