Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи Обаманың Талибан белән сөйләшү ниятен хуплый


Әфганстан президенты Хәмид Карзаи АКШ президенты Барак Обаманың Талибан белән сөйләшүләр уздыру ниятен хуплады. Карзаи, үз хөкүмәтенең Талибанның "террорчыларга" катнашы булмаган канаты белән элемтә булдыру теләге турында белдерде.

"The New York Times" басмасының интернет сәхифәсендә чыккан әңгәмәсендә АКШ президенты сөнни гыйсьянчыларын сөйләшүләргә тарту һәм Әл-Каидәдән читләштерү - АКШ стратегиясенең бер өлеше, дип белдерде. Мондый мөмкинлекнең ул Пакстан һәм Әфганстанда булу ихтималы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG