Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Күпчелек мәгълүмат чаралары Мортаза Рәхимовның урыныннан алынуы, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән бер үк вакытта булачак дип фаразлый иде. Алай булмас, мөгаен.

Башкортстанның гамәли президенты Мортаза Рәхимовны, аның якыннарын федераль дәрәҗәдәге мәгълүмат чараларында дегеткә буяу соңгы вакытларда гадәткә кереп китте. Кагыйдә буларак, андый тапшыруларда Башкортстан җирлегендәге ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре, төгәлләбрәк әйткәндә, нефть һәм нефть химиясе тармагы предприятиеләре тирәсендәге үтә зур күләмдә урлашуларга, канунны бозып салым түләмәүләргә, кеше үтерүләргә игътибар бирелә.

1 мартта НТВ телевидение каналындагы атналык күзәтү программасында Башкортстан президенты кулында бер коралга әйләнгән республика корылтаеның Русия президенты кул куйган һәм 10 гыйнвардан көченә кергән коррупциягә каршы көрәш өчен тәгаенләнгән федераль канунның канунилыгын шик астына алырга маташып, Русиянең конституция мәхкамәсенә мөрәҗәгать юнәлтүләре, үтә каты тәнкыйть утына тотылды.

Русия җитәкчелегенең идеологик һәм пропагандистик коралларының берсе булган НТВ телевидение каналындагы бу тапшыруның башында ук: “Башкортстан җитәкчелегенең бу адымы артында ни тора?” дигән сорау куелды.

Тапшыруны алып баручылар үзләре үк җавап та бирделәр: “Башкортстан ягы шулай кыланып, республика башлыгының улы Урал Рәхимовның уң кулы исәпләнгән “Башнефтехим” компаниясенең элекке җитәкчесе, ә әлеге вакытта Башкортстан корылтае депутаты булган Виктор Ганцевка карата җинаять эше ачуга комачауларга маташа”.

Бу фикерне телевидение аша Башкортстан оппозициясенең элекке лидеры Рамил Бигнов һәм Уфадагы сәясәт белгече Алберт Мифтахов та җөпләделәр.

Җәнҗалның асылы турында кыскача белешмә

2003 елның мартында Русиянең баш прокуратурасы, ул вакытта Башкортстанның дүрт нефть эшкәртү заводының эшчәнлеген үз күзәтүендә тоткан Виктор Ганцевны үтә зур күләмдә дәүләткә салым түләүдән качуны оештыруда гаепләп җинаять эше ачкан иде.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Виктор Ганцев Байконурдагы оффшорга кереп оялаган "Корус-Байконур" һәм "Борт-М" компанияләре җитәкчеләре белән (алар арасында әлеге вакытта мәхкамә башланганны көтеп зинданда ятучы Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев та бар) “җинаятьчел килешүгә барып” дәүләткә 8 миллиард сумлык зыян китергән.

Әмма, Виктор Ганцевны, төбәк парламенты депутаты буларак, җаваплылыкка тарттыру фәкать урындагы югары мәхкамә карары нигезендә генә башкарыла ала иде. Башкортстан президенты ихтыяры кысаларында эш итүче бу хокук органы алты ел буена Ганцевны җаваплылыкка тарттыруга киртә салып килде. Ә менә 2009 елның 10 гыйнварыннан көченә кергән яңа федераль канунга ярашлы рәвештә, Виктор Ганцевны җаваплылыкка тарттыру ныкка гадиләште.

Белгечләр фикеренчә, әгәр дә мәгәр, Башкортстан президенты улы белән тыгыз мөнәсәбәттә эш иткән Виктор Ганцевны мәхкамә залына кертүгә ирешәләр икән, мәхкамә утырышлары барышында Урал Рәхимов өчен дә авыр булган фактларның өскә калкып чыгуы бик ихтимал хәл.

Шуңа күрә дә, Башкортстан җитәкчелегенең коррупциягә каршы федераль канунның эшли башлавын тоткарларга тырышуының үз логикасы бар сыман. Чөнки конституция мәхкамәсе Башкортстан корылтаена җавап әзерләве тудырган тәнәфес вакытында федераль үзәк белән сөйләшеп, аңлашып, мәсьәләне мәхкамәсез генә хәл итү турында килешеп булуы ихтимал.

Шунысы да күзгә ташлана: 1 мартта бер федераль телевидение каналы Башкортстан җитәкчелеген җинаять дегетенә батырса, 2 мартта икенчесе, тагын да саллырагы – РТР телевизион каналы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевны дәүләт ире сыйфатында күрсәтте, Татарстанның икътисади-социаль өлкәдә алга китүенең серләрен бәян итте.

Моңа хәтле күпчелек мәгълүмат чараларында Мортаза Рәхимовның урыныннан алынуы, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән бер үк вакытта булачак дип фаразлыйлар иде. Әмма, мөгаен алай булмас.

Мортаза Рәхимов Шәймиевка караганда урыныннан иртәрәк китәчәк. Һәрхәлдә, Татарстан президенты тирәсендә уңай, эшлекле атмосфера тудырылуы, ә Башкортстанны гел урлашу, кеше үтерү, җинаятьчелек утравы итеп күрсәтү, күпмедер дәрәҗәдә, моңа ишарә ясый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG