Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

НАТО Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен яңартып җибәрергә булды. Бу Грузиягә мөнәсәбәт үзгәрүне аңлатамы?

Ике яклы мөнәсәбәтләр 2008 елның августында булган Грузия белән сугыштан соң "туңдырылган" иде. Ул вакытта Русия-НАТО Шурасы утырышларының билгесез вакытка туктатылуы турында да игълан ителде. Март башында НАТОның фикере үзгәрде.

НАТО министрларының Русия һәм Грузиянең хәрби низагына нык ачулары чыкты. Бигрәктә алар Русиянең Грузиягә бәреп керүен хөкем итте, Мәскәүне чамадан тыш көч куллануда гаепләде.

НАТО вәкилләре, Русиянең гамәлләре низагларны тыныч юл белән хәл итү турындагы уртак декларацияне боза, дигән мөрәҗәгать белән дә чыкты.

Алар “Русия белән элеккечә эш итү мөмкин түгел” дигән мәшһүр сүзләрне нигә әйткәнен дә аңлатырга тырышты. Без Мәскәүне, сүзләре һәм гамәлләре аша, килешенгән принципларны тануын күрсәтергә чакырдык, дип әйте министрлар.

12 август матбугат очрашуында НАТО баш секретаре Яап де Хооп Схеффер, ике яклы мөнәсәбәтләр киләчәктә Русиянең гамәлләренә бәйле булачак, дип әйткән иде.

Соңыннан, Франция президенты арадашчылыгында тынычлык планы кабул ителде. Әмма аның нәтиҗәсе бик булмады. Русия планда күрсәтелгән вакытта Грузиядәге гаскәрләрен чыгарып бетермәде. Хәрбиләрнең сугыш башланганчы торган урыннарына кайту таләбе вакытында үтәлмәде.

Бу да, Русия халыкара дәрәҗәдә кабул ителгән принципларны хөрмәт итми, дип әйтүчеләргә нигез бирде.

Әмма март башында НАТО баш секретаре Яап де Хооп Схеффер, Русия глобаль уенчы, Русия бик мөһим, аның белән сөйләшмәү башка шарт түгел, дип әйтте.

Бу Русия-Грузия сугышына мөнәсәбәт үзгәрүне аңлатамы?

НАТО баш секретаре, Грузия белән сугыш мәсьәләсе Русия-НАТО шурасының булачак очрашуында тикшереләчәк, дип аңлатты.

Кайбер белгечләр фикеренчә, НАТОның бу карарын альянсның игътибарны күпкә катлаулырак мәсьәләргә бирергә теләве белән аңлатырга кирәк.

Бу хакта АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да әйтте. Брюссельдә чыгыш ясаганда, альянс 21 гасыр куркынычлары алдында үзенең урынын табарга тиеш, дип белдерде ул. АКШ фикеренчә, киләчәктә төп куркыныч күрше илләрдән түгел, ә режим һәм террорчы челтәрләрдән янарга мөмкин.

7 ай үткәннән соң НАТОның карашны кискен үзгәртүе аның кыен хәлдә калуы кебек күренә, дип әйтүчеләр бар.

Русиянең НАТОдагы вәкиле моны “Русиянең җиңүе” итеп игълан итте инде һәм “Русия белән элеккечә эш йөртү мөмкин түгел” дигән шигарьне чүплеккә атырга кирәк дип белдерде.

Русия белән араның җайлануы Грузиягә дә басымны арттыра ала. Франция тышкы эшләр министры, Литва тышкы эшләр министры белән бергә, НАТОның 5 март утырышында министрларны, Грузиягә теләктәшлек күрсәтергә күндерергә тырышты.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да Тифлиска уңай карашта торуын күрсәтте. Ул, НАТОның ишекләре Грузия һәм Русиягә, икесенә дә, ачык булып кала, диде.
Әмма бу юнәлештә чынбарлыкта ниндидер адымнар ясалуына өмет аз. НАТО Грузиянең тыныч һәм бәлкем хәрби инфрастуктурасын торгызу турындагы августта ук биргән вәгъдәләрен әлегә үтәмәде.

XS
SM
MD
LG