Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция вәкилләрен күзәтәләр


Җирле үзидарәләрне үстерү фонды башы Роберт Загреевны канунсыз күзәтү оештырганнар.

Бу турыда ул үзе хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, үзен күзәтүләре уңаеннан ул милициягә мөрәҗәгать иткән. Милиция ул күзәтүче кешене тоткарлаган һәм кемлеген ачыклаган. Аның Русиянең хәрби көчләре лейтенанты Руслан Кәлимуллин булуы ачыкланган.

Кәлимуллинда микрофон, антенна һәм башка җиһазлар табылган. Ул кемнәргәдер телефон аша шалтыраткан һәм аны милициядән азат иткәннәр. Роберт Загреев берничә ай телефоннары тыңлануын да ирештерде.
XS
SM
MD
LG