Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов 2011 кадәр китәргә җыенмый


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның матбугат хезмәте башлыгы Айрат Морзагалиев Рәхимовның урыныннан вакытыннан элек китү фаразларын кире какты.

"Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты вазыйфаларын 2011 елда мөддәте беткәнче башкарачак," диде Морзагалиев.

Аның сүзләренә караганда, республика җитәкчесен алмаштыруга бер нинди дә сәбәп юк.

"Башкортстан – финанс кризис шартларында да тотрыклылыкны саклап калган төбәкләрнең берсе", диде матбугат хезмәте башлыгы.

Сишәмбе көнне Ведомости басмасы Башкорстан хакимияте һәм президент администрациясендәге чыгынакларына нигезләнеп Рәхимовның бу атнада урыныннан китәчәген язып чыкты. Аның урынына Петербур шәһәр хакимиятенең торак комитеты рәисе Юныс Локманов, Федерация Шурасындагы республика вәкиле, Путинның элекке хезмәттәше Рудик Искужин дәгъва итә, дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG