Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа парламент бюджетны яңадан тикшерәчәк


Татарстан парламентының беренче утырышын гадәт нигезендә иң өлкән кеше, ягъни депутат Туфан Миңнуллин алып барачак. Анда Дәүләт шурасы рәисен сайлау һәм комитетларны төзү каралачак.

“Без инде кайсы депутатның нинди комитетта эшлисе килүе турында алардан сорашулар уздырабыз. Монда беренче чиратта аларның һөнәре искә алыначак”, диде президиум утырышында спикер Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта ул, мисал өчен, милли комитетка бары татарларны гына кертү дөрес булмаячагын әйтте. Һәм гомумән, Дәүләт шурасында милли тигезлекнең саклануын ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин
“Хатын-кызлар да, яшьләр дә күбрәк”, дип өстәде Мөхәммәтшин.

60% яңарган парламентка күбрәк яшьләр һәм икътисади өлкәдә эшләүчеләр кергәнне исәпкә алганда, милли мәсьәләләрне кайгыртучылар күп булыр дип фаразлавы авыр. Шул ук вакытта күпләр милли комитет элеккечә калыр дип уйлый. Чөнки ул комитетка кергән Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Ринат Закиров депутат булып сайланды. Әлеге комитетка Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев та өстәлер дип әйтелә.

Яңа парламент Мәскәү белән милли компонент тирәсендә барган бәхәсне җиңеп чыгармы яки җиңелерме, әлеге сорау бүген милли җәмәгатьчелекне иң борчыган сорау булып кала. Икътисади кризис сәбәпле, әлеге проблема икенче урынга да күчәргә мөмкин.

“Бүгенге сайланган парламентка кризис тудырган проблемалар белән эшләргә туры киләчәк. Март аенда ук булмаса да, апрельдә узган елның октябрендә кабул иткән бюджетны яңадан карарга тиеш булабыз. Финанс керемнәр кимеде, нефть бәясе төште, социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын саклап калырга һәм халыкка авырлык китермәскә дигән максат куела беренче чипаииа. Хөкүмәт исеменнән кайбер оешмаларга салымнарны киметү тәкъдиме керә. Без аларны да канун рәвешендә карап кабул итәрбез”, ди Мөхәммәтшин.

Ул кризис тәмамлангач төбәк башлыклары халык тарафыннан сайлана башлар дигән өметтә дә тора.

“Президентны халык тарафыннан сайлау кебек демократик принциплар гамәлдә булыр дип ышанасы килә”, диде спикер.
XS
SM
MD
LG