Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов һәм татарлар: Казаннан караш


Башкортстандагы хәлләрне Казандагы Уфа татарлары да кызыксынып күзәтә. Рәхимовның президентлыктан китү мөмкинлегенә татар җәмәгатьчелеге битараф түгел.

Сәяси даирәләрдә инде берничә ай Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов үз урыныннан китә икән дигән хәбәр йөри. Соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чаралары моңа аеруча игътибар итә башлады. Кайбер мәгълүматларга караганда, Рәхимов президентлыктан бу атнада китәргә мөмкин. Аның урынына тәкъдим ителүчеләр исемлеге дә билгеле икән.

“Газета .ру” сәхифәсе язуынча, башта бу исемлеккә 12 намзәт кергән. Соңрак 3 кенә калган. Алар - Алтай республикасыннан Федерация шурасы әгъзасы Ралиф Сафин, Башкортстан республикасыннан Федерация шурасы әгъзасы Рудик Искужин, “Тройка Диалог” ширкәте җитәкчесе Андрей Шаронов.

“Ведомости” басмасы исә, Русия президентының Идел буе төбәгендәге вәкиле идарәсендәге чыганакка таянып, президент урынына Петербур хакимиятенең торак комитеты җитәкчесе Юныс Локманов яисә Федерация шурасы әгъзасы Рудик Искужин куелачак, дип яза.

Юныс Локмановка 48 яшь. Ул Башкортстанның Стәрлетамак районында туган. Ленинград иженер-төзелеш институтын тәмамлаган. 1990-2001 елларда Петербурның Фрунзе районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән. 2005 елга кадәр Адмиралтейски районын җитәкли.

Рудик Искужинга 58 яшь. 1976 елда Дәүләт иминлеге комитетының (КГБ) югары мәктәбен тәмамлый. Сәясәт белгечләре фикеренчә, Путин белән яхшы таныш булганга, Искужинның президент булу мөмкинлеге югары.

Белгечләр, Локманов та президент була ала, ди. Февральдә аның Русия башлыгы Дмитрий Медведев, узган атнада президентның Идел буе бүлгесендәге вәкиле Георгий Рапота белән очрашуы мәгълүм.

Мортаза Рәхимовның китүе турындагы хәбәр Башкортстан матбугатында яңа елга кадәр үк күренде. Республикада эчке эшләр министры, федераль иминлек хезмәте башлыкларының алмашынуы, Башкортстан ягулык энергетика комплексының федераль милек карамагына күчерелүе дә президент алмашынуының билгеләре, ди белгечләр.

Башкортстанның “Күк бүре” оешмасы, федераль үзәк куйган яңа президент Башкортстанны әкренләп Урал төбәгенә әйләндерәчәк, дигән шик белдерә. Шуңа күрә дә алар республика президентының башкорт булуын таләп итә. “Башинформ” мәгълүматларына караганда, Башкортстанның һуманитар тикшерүләр үткәрү институты бу уңайдан сораштыру да үткәргән. Соралганнарның 80%-ы да шул фикердә булган.

Башкортстан белән Татарстан тугандаш республикалар. Күршеләр хәленә татарлар битараф түгел, анда җитмәсә шактый гына татар да яши. Өстәвенә, сәясәт белгечләре, Башкортстандагы вәзгыять озакламый Татарстанга да килеп җитәчәк дип фаразлый.

Казанда яшәүче Уфа татары, эшкуар Рәфыйк Зөбәеров татар белән башкортның бүгенге мөнәсәбәтләрен болай бәяли:

“Мортаза Рәхимов Башкортстанда яшәгән татарларга нишләптер бик начар мөнәсәбәттә. Татар башкорт бертуган булырга тиеш, югыйсә. Әмма бу республикада татарларга артык югарыга менәргә ирек бирмиләр, җитәкче урыннарга билгеләмиләр. Халык санын исәпкә алу вакытында да күп районнарда татарларны башкорт дип яздырып, башкортлар санын арттырырга тырышты. Киләчәктә бу республикада татарларны басып, башкортларны алга чыгару булмасын иде.

Мин башкорт, президент, барысы да минемчә булырыга тиеш, дигән әйбер булырга тиеш түгел. Кызганыч, әлегә татар белән башкорт арасы бик киеренке. Үземнең мисалдан гына чыгып әйтәм. Узган ел Уфада хоккей уйнаганда, башкорт яшьләре татарлар килгән дип, машиналарны кырып бетерде. Болай яшәргә ярамый. Дус, тугандаш булырга кирәк”, ди Рәфыйк Зөбәеров.

Академик Индус Таһиров исә, татар белән башкортның теле дә, мәдәнияте дә, көнкүреше дә бер ди. Әмма бер йортта яшәгәндә ике милләт арасында дуслык белән беррәттән аңлашылмаучанлыклар да килеп чыккалый, ди ул.

“Без электән үк, берәр аңлашылмаучанлык туганда, мәсьәләне ике арада гына хәл итик, башкалар кысалмасын дип әйтә идек. Соңгы елларда бу тәртип бозыла башлады. Моңа Башкортстанда халык санын алу, президент сайлау мәсьәләсе дә йогынты ясагандыр. Татарларны Рәхимовка каршы агитация алып баралар дип тә гаепләп чыкканнары булды. Болар берсе дә дөрес түгел. Кемнәрнеңдер имеш-мимешләренә карап бу мәсьәләләр куерып килде.

Кызганыч, соңгы 3 елда безнең аралар суынды. Кайберәүләр моны Рәхимовның үзенә бәйли. Минемчә, аңа тискәре йогынты ясаучы кешеләр бардыр. Әмма ул Башкортстан мөстәкыйльлеге өчен күп нәрсә эшләгән кеше. Башкортостан халкы аңа рәхмәтле булыр.

Әмма Татарстан белән Башкортстанның бер–берсенә дус булмавында ул да гаепле. Аның татарларга карата эчке җылылыгы бардыр. Бүген Башкортстан президентын алмаштыру мәсьәләсе куелган икән, без яңа килгән кешедән 90 еллардагы дустана мөнәсәбәтне кайтаруга өмет итәбез. Минемчә, Башкортстан президенты урыс кешесе булырга тиеш түгел. Ләкин кем булса да, татармы, башкортмы, ул беренче чиратта Башкортстан иминлеген һәм татар белән башкорт дуслыгын сакларга тиеш”, ди Индус Таһиров.

Сәяси даирәләрдә Мортаза Рәхимовның алмашынуы турында сүзләр йөрсә дә, аның матбугат идарәсе башлыгы Айрат Морзагалиев бу хәбәрне кире кагып, аны чираттагы гайбәт дип атады. Аның сүзләренчә, бүген президентны алмаштыру өчен бернинди сәбәп юк, шуңа күрә Рәхимов 2011 елга кадәр үз вазыйфасында калачак.
XS
SM
MD
LG