Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:55

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республика ФСБсы тәкъдиме белән президиум утырышы уздырды.

Бу хакта “Коммерсантъ” газетасына Татарстан ФСБысының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Исмәгыйлев белдергән. Ул республикада берничә “Хизбут-Тахрир” бүлекчәләре ачыкланганын әйткән.

Нәзарәттәге утырыш исә ябык ишекләр артында узды. Чара үткәч журналистлар сорауларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирде. Әлеге утырышны нәкъ хәзер уздыруның сәбәпләрен ул республиканың кайбер районнарында һәм Казанда “Хизбут-Тахрир”ның иярченнәре үз эшләрен алып бара дигән мәгълүматкә бәйле булуын әйтте.

Шул ук вакытта Рамил Юнысов фикеренчә, әлегә бу өлкәдә бернинди куркыныч юк. Мисал өчен ул үзе генә дә якын көннәрдә республиканың дистәгә якын районында булып имамнар, хокук саклаучылар белән очрашкан. Һәм шикле әйберләр күзәтелмәгән.

“Татарстан Русиягә динчеләр ягыннан беркайчан бернинди мәшәкатьләр тудырмаса да, махсус хезмәтләр һәрдаим экстремистлыкка каршы чаралар күрүне таләп итеп, республиканы игътибар үзәгеннән җибәрми”, дип яза “Росбалт”.

Чыннан да күптән түгел Русия ФСБ җитәкчесе Бортников та Татарстанда 2008 елны халыкара террор оешмалары белән бәйле кешеләрнең эшчәнлегенә чик куелуын белдергән иде. Рамил Юнысов “Азатлык”ка әйтүенчә, әгәр ул сүзләр фактларга нигезләнгән булса, дөреслеккә туры килергә мөмкин. Аның фикеренчә, монда башка мәгънә дә ята.

“Республикада дин тарала, мәчетләр, мәдрәсәләр арта. Һәм мондый җөмһүрияттә бер-ике хата булса ул бик зур булып күренә. Әлбәттә, бу тәнкыйтьне без кабул итәбез һәм аны бетерү ысулларын карыйбыз”, ди Юнысов.

Күптән түгел генә Казанда “Хизбут-Тахрир”чылар дип саналаган 12 кешегә карата мәхкәмә эше башланды. Шулай ук Исламны кабул итүнең 1000 еллык мәдрәсәсенең элекке укытучы “Хизбут-Тахрир” идеяләрен укучыларына таратуда гаепле дип шикләнелә. Аңа карата җинаять эше мәхкәмәгә җибәрелгән.

Рамил Юнысов сүзләренчә, Татарстанда уртача ике дистәгә якын “Хизбут-Тахрир” вәкилләре булырга мөмкин. Ул алар белән көрәшне хәзердән үк башлмасаң, азагы аяныч тәмамланырга мөмкин дигән фикердә тора.

Көрәш йөзеннән нәзарәт дини китап сатучы нокталарны тикшереп торырга исәп тота, тыелган китаплар исемлеген кибетләргә таратачак.

Моннан тыш, имамнардан торган 5-6 кешелек комиссия төзелгән. Алар мәчетләрдә “Хизбут-Тахрир”ның зыяны турында сөйләргә исәп тота.

“Авыллардагы имамнарның нигезле дини белеме юк. Шуңа әлеге секталарны алар аерып та бетерә алмый. Чөнки секта ул ислам артында яшеренгән була. Шуңа беренче чиратта имамнар һәм мөхтәсибләргә аларның мәгънәсен аңлату максаты куела”, ди Юнысов.

Ул бу тыелган төркемгә 16-20 яшьтәгеләрнең эләгүен һәм тора-бара “Хизбуд-Тахрир”ның канунсызлыгын аңласалар да, яшьләрнең идеологик бәйлелектән котыла алмауларын әйтә.

“Бу партия 1952 елдан бирле эшләп килә һәм бөтен илләр тарафыннан да кире кагылган. Без аның үткән елларда кайбер гарәп илләренә китергән зыянын беләбез, шуңа күрә алдан ук хаталанмасын өчен халыкны кисәтәсебез килә”, ди Юнысов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG