Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть коеларын сата башладылар


Шушы көннәрдә сату-алу белдерүләре эленгән сәхифәдә, Татарстанда 170 хосусый нефть коесы сатыла дигән хәбәр таралды.

Бу коелар Үргәнче, Банданкийский, Түбән-Үрәтмә нефть чыгару җирләрендә урнашкан. Сатучылар әлеге коеларга өстәп барлык лицензияләрен дә бирә. Белдерүдә, нефть коеларын сатучылар бу бизнес аена 667 мең доллар табыш китерә дигән. Икътисад белгечләре бу гамәлне кризис галәмәте дип бәяли.

2008 ел ахырында, финанс кризисы сәбәпле, нефть табучы хосусый ширкәт хуҗалары Русия хөкүмәтеннән кризис вакытында салымны бетереп торуны, ә экспортлана торган чималга дәүләт салымын киметүне сораган иде.

Нефтьне арзан бәядән сату табыш китерми башлагач, Татарстанда нефть чыгаручы хосусый “Болгарнефть” ширкәте үзенең эшен дә туктатты.

Хәзер исә, республикада алдынгы нефть чыгаручы хосусый “СМП-Нефтегаз” ширкәте үз коеларын сата. “Вечерняя Казань” газетасы язуынча, бу ширкәт “Трансойл” компаниясенә карый. Аның хуҗасы Русия Дәүләт думасы депутаты Фоат Комаров.

“СМП-Нефтегаз” вәкиле Фоат Комаровның улы Рияз Комаров, коеларны сату сәбәбе – баш ширкәт “Трансойл”ның кредитларын түләү өчен кирәк дип аңлаткан. Моннан тыш, ширкәт җитәкчеләре эшне юл төзелеше тармагына юнәлдермәкче булуларын әйтә. Нефть коеларын саткан акчаларның бер өлешенә алар Шәле – Баулы юлын салмакчы. Төзүчеләр сүзләренчә, бу юл Петербур-Казакъстан трассасының бер өлеше булачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу юлны төзер өчен 90 миллиард сум кирәк. Комаровлар әлегә бу эшкә 11 миллиард сум инвестиция керткән. Хосусый нефть коеларын исә алар 150 миллион долларга сатырга уйлый. Әлегә бу коелар бары тик Кореянең бер ширкәтен генә кызыксындырган. Әмма сату-алу турында бернинди рәсми очрашулар булмаган.

Белгечләр аена 667 мең доллар китергән нефть коеларын сатуны алтын йомырка салучы тавыкларны сатуга тиңли. Моңа кадәр нефть чыгару иң табышлы кәсеп булып саналды. Нефть суырта башлау күпләрнең хыялында гына булды. Хәзер исә эшмәкрәләр авырлык белән казылган коеларны сатып та җибәрергә әзер. Димәк, җитәкчелек күпме генә вәгъдә итмәсә дә, эшмәкәрләр әлегә кризисның тиз генә узуына ышанмый. Өстәвенә Русия хөкүмәте дә, бу тармакка ярдәм кулын сузырга ашыкмый, ди икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко.

“Татарстан хөкүмәте һәрвакыт хосусый нефть табу ширкәтләренә ярдәм итеп килде. Чөнки республикада табылган еллык нефтьнең биштән бер өлеше мондый ширкәтләргә туры килә. Бәлки Русия хөкүмәте өчен бу 6 миллион тонна чимал мөһим дә түгелдер, әмма Татарстан өчен ул шактый күп. Элек салымны киметү, арттыруда Татарстан хөкүмәтенең вәкаләтләре күбрәк иде. Шуңа күрә, ул вакытта республикада мондый ширкәтләргә һәряктан ярдәм күрсәтелде. Хәзер исә, күп нәрсәне Русия хөкүмәте хәл итә. Алар хосусый нефть чыгару ширкәтләренә ярдәм итәргә ашыкмый”, ди Вадим Хоменко.

Нефть чыгаручы хосусый ширкәт хуҗалары бу тармакта эшләү табыш китерми дисәләр дә, Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин 2009 елда бу ширкәтләр 6,7 миллион тонна чимал чыгарачак, ди. Бу узган ел белән чагыштырганда 3%ка күбрәк.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикада нефть чыгаручы 34 хосусый ширкәт бар. Кризис булуга карамастан, бүген аларның барысы да эшли, ди министр.
XS
SM
MD
LG