Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски “Умырзая”сы юбилеен билгеләде


Омскида “Умырзая” фольклор ансамбленең 20 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.

Кичә ансамбльне үз канаты астына сыендырган “Кызыл Гвардия” мәдәният сараенда барды. Коллективны юбилее белән тәбрикләргә күп санлы кунаклар Татарстаннан, Новосибирски, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Казакъстанның Семипалатински шәһәреннән һәм өлкәнең авыл-районнарыннан килгән иделәр.

Юбилей кичәсендә тамашачы бихисап булды, зал шыгрым тулы хәтта басып торучылар да күп иде. Соңгарак калып килгәннәргә, урын җитмәү сәбәпле, кайтып китәргә дә туры килде. Юбилейны оештыручылар мондый аншлаг булыр дип көтмәгән дә иделәр. Чөнки бер генә көн алдан Омскида өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте чакыруы буенча Төмән сәнгатькәрләренең концерты узган иде.

“Умырзая” татар-башкорт халык ансамбленең юбилей кичәсе, гадәттәгечә, котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Коллективны башта өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре тәбрикләде, мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды, ансамбльнең өлкә һәм шәһәр күләмендә башкарган эшләренең мөһимлеген һәм күпкырлылыгын билгеләде.

“Умырзая” коллективын юбилее белән тәбрикләргә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров килгән иде. Тамашачылар аны дәррәү кубып, кул чабып каршы алдылар.


Ринат әфәнде башта коллективны һәм тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләде, ансамбльнең җитәкчесенә һәм ике урынбасарына “Казанның мең еллыгы” медальләрен һәм ансамбльнең даими химаячесе Тамир Әлимбаевка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды. Тамашачы алдында ясаган чыгышында ул ансамбльнең үсешен билгеләде һәм җәмгыятьтә тоткан урынын ассызыклады:

“Бу ансамбль үзешчән коллекитив кына түгел, халкыбызның милләт булып тупланып яшәвенең бер чагылышы, бер рәвеше дип атар идем мин. Биредә рухи байлык тупланган, балаларны, олыларны, яшьләрне бергә җыйган коллектив бу. Менә шушы юбилейга залда алма төшәрлек тә урын калдырмыйча килгән милләттәшләребез бу коллектив өчен горурланып утырдылар”, диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессыннан ансамбльне тагын бер кунак – бөтенрусия “Татар гаиләсе” фондының башкарма җиткчесе Миләүшә Гайфуллина тәбрикләде. Миләүшә ханым Омскида әлеге фондның бүлекчәсен булдыру мөмкинлеген карау дә максаты белән дә килүен әйтте, ансамбльдә 20 ел шөгыльләнүче Мөхәмәдуллиннар гаиләсенә - җырчы Римма ханымга һәм баянчы Нәгыйм әфәндегә фондның истәлекле бүләген тапшырды:

“Минем килүемнең максаты да сезне бәйрәм белән тәбрик итү, Омски өлкәсендә дә Бөтендөнья “Татар гайләсе” фондының бер бүлеген оештыру. Сәламәт булыгыз! Сезгә уңышлар телим! Безнең милләтебез горур! Татарлыкны бернинди дә бизмән үлчи алмый. Татар бөтен дөньяны баскан.”, диде Миләүшә Гайфуллина.

Омскига Казаннан бу көнне “Яңа гасыр” телерадиоширкатенең “Татарлар” программасы мөхәррире Флюра Абдуллина җитәкчелегендә иҗади төркем дә килгән иде. Алар коллективның бәйрәм кичәсен видеотасмага язып алдылар, Себердә яшәүче татарларның тормышы-яшәеше белән кызыксындылар, Омскиның Җәмигъ мәчетендә мөселманнар белән очраштылар, шәһәр белән дә таныштылар. “Яңа Гасыр” телерадиоширкатенең “Татарлар” программасы якын арада Омски татарларының дөньяви һәм дини халәтләре турында берничә тапшыру әзерләп күрсәтәчәк.

Бәйрәм кичәсе тәмамланганнан соң Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Омскиның хакимият вәкилләре, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мохтариятләре активистлары, кайбер татар галимнәре, эшмәкәрләр, башка төбәкләрдән һәм авыл-районнардан килгән кунаклар белән очрашу үткәрде.

Сүз анда, асылда, татар халкының мәнфәгатьләрен кайгырту, туган телне саклауда мәктәпнең, гаиләнең, татар оешмаларының роле, аларның бердәм булып, килешеп эшләүләренең әһәмияте, яшь буынны милли рухта тәрбияләүнең зарурлыгы хакында барды. Омски шәһәренең бер генә мәктәбендә дә татар теленең укытылмавы, өлкәдә булган 66 татар авылының 22-сендә генә туган телгә сәгатьләр бирелүе, анда да кайберләренең факультатив рәвештә генә булуы хакында борчылып сөйләделәр очрашуда катнашучылар.

Бу мәгълүматләргә карата Ринат әфәнде, хәзер ике яклы килешү нигезендә Русиянең һәр субъектында татар мәдәният үзәге булдыру турында мәсьәләне хәл итү өстендә эш бара, бу сорау Русия хакимияте дәрәҗәсенә куелган, һәм аны тормышка ашыруда Татарстан хакимияте дә катнашачак, диде, һәм бүгенге көндә татар үзәкләре инде ачылып эшли башлаган төбәкләрне санап үтте.


Юбилей кичәсендә һәм әлеге очрашуда катнашкан Новосибирски татар милли-мәдәни мохтарияте рәис урынбасары, тел белгече Мөдәррис Абакиров милли белем бирү проблемасы аерым оешмалар яисә шәхесләр көче белән генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш дип саный:

“Бу проблемалар Омски өлкәсендә генә түгел, иң борчый торган проблама – тел саклау мәсьәләсе. Федераль дәрәҗәсендә бу мәсьәлә чишелергә тиеш. Яңа закон, үзгәрешләр кабул ителергә тиеш, алар күптән билгеләнгән, әйтелгән. Ничектер бу мәсьәлә урыныннан кузгалмый. Яңа вәзгыять, оптимизация мәктәпләрнең бара. Бу “оптимизация”не бүтән сүз белән дә алыштырырга була, чөнки оптимизм түгел, писсимизм туа киресенчә.

Монда дөрестән дә ике ел арасында татар мәктәпләре авыл җирендә ябылачак, кечкенә мәктәпкә әверелеп, әкренләп- әкренләп юкка чыгачак.

Бу куркыныч әйбер әлбәттә, чөнки безнең татар авыллары - ул үзе татар бишеге, тел шунда саклана. Ә болай бу юбилейга минем исем китте, монда мин тулаем “Умырзая”ның бар эшен күрдем. Монда өч буын, ансамбль бик зур. Дөрестән дә әйтергә була бу татар бишеге, Омски татарларының бишеге”, диде Мөдәррис Абакиров.

Омскида булган очрашуларга йомгак ясап Ринат Закиров:

“Биредәге оешмаларның эшчәнлеген күзәтеп барабыз. Шушы халыкның ничек татарлыгын сакларга тырышуын күрү, минем өчен бик куанычлы әйбер булды. Халыкның рухы сынмаган, нигезе бар. Халык шушы ансамбль аркылы гына булса да, үзенең милли мәнфәгатьләрен тормышка куярга тырыша, милли мәнфәгатьләрне кайгыртып, аны тәэмин итәрлек юлларын эзли. Һәм киләчәктә халкыбызның, монда яшәгән милләттәшләребезнең бу өлкәдә мөмкинлекләре әле күп дип уйлыйм”, диде Бөтендөнья татар когрессы башкарма комитеты рәисе.
XS
SM
MD
LG