Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ төркмәннәргә сәламәтлек сакларга ярдәм итә


Төркмәнстан хөкүмәте АКШның халыкара үсеш агентлыгы белән илдә яңа сәламәтлек саклау системасын төзү турында сөйләшүләр алып бара. Агентлыкның төбәктәге вәкиле Вильям Фрей сүзләренә караганда, Төркмәнстанда "ана һәм бала сәламәтлеге иң авыр хәлдә".
Хезмәттәшлек программасы кысаларында АКШ агентлыгы Төркмәнстанда сәламәтлек саклау, мәгариф һәv икътисади реформалар үткәрергә ярдәм итә.

Төркмәнстанның нефть, газ һәм мамыкка бай ил булуына карамастан, халыкның 58% хәерчелектә яши.

2007 елда президент булганчы Корбангули Бирдемөхәммәдов озак еллар сәламәтлек саклау министры булып торды.


XS
SM
MD
LG