Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35
Римзил Вәли. Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләр өчен гаять зур милли вакыйга булды – Бөтен татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае үтүгә февральнең 17сендә 20 ел тулды.

4 март көнне Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае үтүне билгеләү, шушы вакыйганың әһәмияте турында матбугат очрашуы да һәм түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә булды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге оештырган бу сөйләшүгә милли хәрәкәт ветераннары, зыялылар килде.

Сөйләшүне башлап җибәргән Дамир Исхаков һәм Юныс Камалетдинов, иҗтимагый үзәк 1989 елда кабул иткән программалар, карарлар 80 процентка үтәлде, дип белдерде. Татарстан республикасының сәяси кыйбласы, социаль үсеше, фәнни һәм мәдәни тәрәккыяте менә шул вакытта билгеләнде. Дөрес, 20 ел элек тупланган милли иҗтимагый көчләр хәзер башкачарак хәлдә.
Римзил Вәли


Татар милләте бүген байлардан һәм ярлылардан, хакимият аппаратында эшләүчеләр һәм бюджеттан аз эш хакы алучы мәдәният, мәгъриф хезмәткәрләреннән тора. Әмма милли тел, әдәбият, мәдәниятне үстерү бурычлары, федераль үзәкнең басымына каршы тору ихтыяҗы җәмәгатьчелекнең яңадан туплануын сорый.

Марат Мөлеков, Габделбәр Фәйзрахманов, Рәшид Ягъфәров кебек милләтпәрвәр һәм оештыручылар яңадан кирәк. Бу мәсьәләләр 29 мартта Казанда үткәреләчәк юбилей корылтаенда каралырга тиеш. Әлбәттә, бу эш 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алу хәтирәләре белән дә бәйле. Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге оештырган сөйләшүдә дә Фәүзия Бәйрәмова сүзен хатирәләрдән башлады.

Фәүзия Бәйрәмова.
Тарихта калган эшем булды. Татар иҗтимагый үзәге оешкан вакытта, халыкка беренче мөрәҗәгатьне Рәшит Ягъфәров белән без яздык. Ул миңа: “Фәүзия, без синең белән монда ике генә язучы, халыкка бик гади кирәк, әйдә, языйк”, дигән иде. Кулдан язган бу мөрәҗәгать бүген дә исән.

Татар иҗтимагый үзәге белән үземнең шәхсән язмышыма бәйләнгән тагын бер вакыйганы әйтеп үтәсе килә. Мин татар иҗтимагый үзәгенең пленумында күрсәтелгән бердән-бер депутат идем. Анда депутатлар күп иде, әмма алар халык тарафыннан күрсәтелде. 1989 елның 29 декабрендә Татар иҗтимагый үзәгенең пленумы мине Саба районына депутатлыкка намзәт итеп күрсәтте. Һәм мин декабрьнең соңгы көнендә поездга утырып, Сабага документлар тапшырырга кайтып киттем.

Ни өчен татар иҗтимагый үзәгенең ул вакыттагы эшләре бик югары дәрәҗәдә барды? Безнең анда депутатларыбыз бар иде. Татарстан төркеме тулысынча Татар иҗтимагый үзәгенең активистларыннан һәм җитәкчеләреннән тора иде. Татар иҗтимагый үзәге җыелышында кабул ителгән карарларны шул көнне үк Югары Советка барып күтәрә идек. Хәзер шундый эшне күз алдына китерә аласызмы? Юк! Шуңа күрә без хәзер бер канатлы булып калдык. Без урамнан таләпләрне күтәрәбез, ә тегендә ишетелми, яңгырамый.

Бәхәскә кергән вакытлар да булды. Татар иҗтимагый үзәгенең идарәсе, КПССны яклап, беренче сүзләре КПССка рәхмәт дип башлана һәм аннары гына милләт мәсьәләләренә күчә иде. Без башта ук: “КПСС – ул җинаятьче партия, шушы хәлгә китереп җиткерде, күп төрле партияләр булырга тиеш”, дип, беренче корылтайларда ук КПССка каршылыгыбызны белдердек.

Икенче каршлык – “Иттифакъ” партиясе Татарстан республикасы бәйсез, дип барды. Татар иҗтимагый үзәге башта “союздашлык” диде, Союз җимерелеп төшкәннән соң, аптырап калды, аннары “федерация” дигән фикердә калды. Ягъни, без бәйсезлек, ә алар исә Русия составында нәрсәдер алып исән калу тарафтарлары булды.

Өченче каршылык – республика эчендә 1994 елларда башланды. Татарстан Русия белән шартнамә төзегәч, без, Татарстан республикасы җитәкчеләре бәйсезлек идеясен декларацияга бирдек. Ә Татар иҗтимагый үзәге ахырга кадәр Татарстан җитәкчелеген яклады. Нәрсә эшләсәләр дә, аларга кагылмыйк, үзебезнең кешебез диделәр. Татар конгрессы да шушы ук сүзләрне әйтте. Алар чигенделәр. Әле безнең Русия белән бер нинди килешүебез юк иде. Татар иҗтимагый үзәге бу елларда безнең белән булмады. Ләкин без дошманлашып, кул сугушына барып җитмәдек. “Иттифакъ” аерылып чыкты да, аерым партия төзеп, иң кискен фикерләрне әйтә башладык.

Фәүзия Бәйрәмова
Без авыр хәлләрдә барыбер бергә җыела идек. Татарстан ирешкәннәр ул - милли хәрәкәт хезмәте. Ачылган мәктәпләр, мәчетләр – без аларны артларыннан төртеп эшләттек. Өй саен йөреп, имзалар җыеп, без беренче мәктәпләрне ачтырдык. Хәзер, ата-аналар балаларын мәктәпләргә бирми, дип әйтәләр. Аның өчен йөрергә кирәк бит, урамнарга чыгарга вакыт җитте.

Хәзер стратегия мәсьәләсен әйтәм. “Иттифакъ” фиркасе рәисе, Милли мәҗлес рәисе буларак та, без Татарстанның бәйсез дәүләт булуын телибез. Егерме ел элек тә шулай иде, бүген дә шулай. Чөнки анда бер мәктәп, тегендә бер мәчет ачып татар милләтен саклап булмый. Үз дәүләте юк икән, милләтне бетү көтә.

Бигрәк тә шушы олы милләт арасында, агрессив дәүләт кулында, без, Алланың рәхмәте белән, могҗиза белән исән калдык. Мондый милләт башка юк. 456 ел буена син башка милләт кулы астында, аның тәртипләре, кануннары, телләре белән яшәп кара һәм үзең булып кал әле. Моны: “Мин дөньяда бүтән мондый феноменны белмим, 80 ел динсезлектә торганнан соң, халык дингә кайтты”, дип Шәймиев әйтте.

1965 елның беренче сентябрендә бөтен Себердәге, Уралдагы татар мәктәпләренә урысча укыту кертелде. Укытучылар, укучылар урысча белми иде. Хәзер татарча укый-яза белми торган өч буын үсте. Илле ел эчендә ул төбәкләр бер татар язучысы, бер татар галиме дә бирмәде. Татарстан, Башкортстанга да шушы хәл килә.

Әйдәгез, читтәге татар иҗтимагый үзәк лидерларын да искә алыйк. Әгәр алар Самарда, Сарытауда, Себердә булмаса, без шушы декларацияне кабул итә алмас идек. Алар егерме ел буе Казанга татар бәйсезлеген якларга йөрде. Шуның өчен эшсез, бизнезсыз, карьерасыз калдылар. Хәзер аларны Казанга Татар иҗтимагый үзәгенең җыелышларына да чакырмыйлар. Алар иң чын милләтчеләр.

Бу көннәрдә тагын бер зур юбилей булды, ләкин аны беркем дә белми. Моннан 65 ел элек Германиянең Драйсвальт шәһәрендә Идел-Урал легионында 60 мең татардан 200 делегат җыелып, Идел-Урал дәүләтенең бәйсезлеге игълан ителә, корылтай уздырыла. Алар: “Безнең бабаларыбыз бәйсез булган, без бәйсез булып кына исән кала алабыз, илгә бәйсезлек бирү өчен кайтырбыз”, дип әйтәләр. Инде кайта алмадылар, ләкин алар әсирлек шартларында да татарның бәйсезлеге турында уйлаганнар. Шуңа күрә, бүгенге егерме еллыкны билгеләп үткәндә, алтмыш биш еллыкны да билгеләп үтик.

Марс Шәмсетдинов. Әмма чынбарлыкны да танырга кирәк. Татар иҗтимагый үзәге оешкан елларда мин чынбарлык турында сөйли, аны яклый ала идем әле. Иҗтимагый үзәкнең беренче корылтае юкка гына күтәренке рух, югары дәрәҗәдә үтмәде. Чөнки без анда хакимиятне дә җәлеп иттек. Әйе, шулай кирәк иде. Әгәр без барыбыз да, Фәүзия Бәйрәмова кебек фикер йөртсәк, бер нәрсәгә ирешә алмас идек. Мин җаным-тәнем белән үзем дә шулай уйлыйм, әмма чынбарлыкта яшәргә кирәк.

Корылтай үткәрергә җыенабыз, ләкин мин аны югары дәрәҗәдә оештырып булуына шикләнәм. Хакимият белән бәйләнешкә кермичә, алар белән эш йөртәсе килмәсә дә, башка юл калмый.

Урыс телле татарлардан да баш тарту бик җиңел. Әмма алар фикерләрен туган телендә җиткерә алмый. Бөтенесеннән баш тартсак, нәрсә калыр соң? Моның турында бик аз кеше уйлана шул. Әгәр дә ул татар икән, аның татарлыгын уятырга, җәлеп итергә кирәк. Без исә, кем татарча яхшырак сөйли, шуны күкләргә күтәрәбез. Ул кешенең дөресме, ялганмы сөйләве турында берәү дә уйлап карамый.

Татар иҗтимагый үзәгенең эшчән кешеләр тәшкил иткән төркеменә Дамир Исхаков белән икәүләшеп, аерым оешма төзергә кирәк дигән фикергә килгән идек. Шулай итеп, Татар иҗтимагый үзәге Фәүзия Бәйрәмованың “Иттифакъ” фиркәсен булдыру турында карар кабул итте. Ә бу турыда хәзер онытканнар инде.

Минтимер Шәймиев янына мин берничә тапкыр кердем. Хәтта Татарстанның президентлык мәсьәләсе буенча да. Ул: “Бу мөмкин хәл мени?” диде. Ә мин исә: “Башка союздаш республикаларда президентлык вәкаләте булгач, нишләп әле Татарстанда булмаска тиеш?” дип әйттем. Һәм Татарстан республикасы президент хокукына ия булды.
Марс Шәмсетдинов


Татарстанда референдум үткәрү мәсьәләсе ничек килеп туды соң? Казанга Старовойтова һәм Сәгъдиев килеп төште. Мин Старовойтова янына барып, сез тәҗрибәле, булдыклы сәясәтче, дидем. Татарстанның бәйсезлеген дөнья күләмендә таныту өчен нәрсә эшләргә кирәк дип сорадым. Ул исә, референдум үткәрүдән башка юл юк, диде. Мин дә аның белән килештем, бу турыда әйтергә Шәймиевка кердем. Президент шикләнү белдерде. Алайса, бу эшне башлап та тормаска, дидем мин.

Хәзер дә кайбер мәсьәләләр Русиядә, Татарстанда сиксәненче еллар ахырындагы кебек кабыргасы белән тора. Мөгаен, алар бик озак еллар дәвам итәр. Моның төп сәбәбе – илдә демократик кыйммәтләрнең булмавы. Моны күрергә тырышмыйлар. Кайбер түрәләр хакимияттә егермешәр ел утыра. Андыйлар чын ришвәтче. Чөнки аларны дәүләт үзе яклый. Бу сорауны беркем дә тикшерми. Русия президенты Медведев боларны күрергә теләми. Без һаман да бер урында таптанабыз. Без сазлыктан чыга алмаячакбыз.

Кызганычка каршы, республикада да, Мәскәүнең үзендә дә киеренке мәсьәләләр чиктән ашкан. Бу икътисади кризиста башкаларга караганда безгә бик озак газапланырга туры киләчәк. Әлеге эшләргә зыялыларны җәлеп итмичә генә, бу илнең матур киләчәгенә өметләнеп булмый. Әмма хәзер Русиядә фикерле кешеләрне сәясәттән, тормыштан кысып чыгару бара.

Инкыйлабтан соң бөтен зыялыларны асканнар, кискәннәр, чит илгә куганнар. Сталин хакимияте елларында сөргенгә сөреп, шунда юк иткән. Бүген исә Дәүәт шурасына хакимият өчен кул күтәреп утырганнарны гына сайлылар. Ә килеп туган мәсьәләләрне чишә алырлык кешеләр хакимияткә кирәкми.

Аның ачык мисалы булып Рафаэль Хәкимов тора. Республика бәйсезлегенең башында торучыларның берсе булган Хәкимов Дәүләт шурасына депутат булып сайланмады. Без бүген әнә шундый авыр хәлдә. Депутатлар төркеменең нинди рәвештә тупланунын да тикшерү кыенлык тудырмый.

Римзил Вәли.
Иҗтимагый үзәкнең 20 еллыгы турындагы сөйләшүдә хокук белгече Галишан Нуриәхмәт тә катнашты. Ул Үзбәкстан татарларының милли күтәрелешен искә алды.

Галишан Нуриәхмәт.
Финляндиядә, Австралияда татарлар үз телләрен саклап калганнар, диләр. Үз телләрен саклап калган илләрдә демократия сакланган. Үзбәкстанда миллионга якын татар тора иде. Анда идеология һәм пропаганда бүлегенең башлыгы Рахманкулов татар кешесе иде. Бер үзбәк кешесе белән сөйләшеп утырдым. Ул: “Сез, нәрсә монда, хокук даулыйсыз?” дип әйтә. Мин: “Үзбәкстанда сугышка кадәр татар институты, татар театры, мәктәпләр, газета-журналлар булган. Нишләп хәзер берсе дә юк?” дидем. Ул миңа җавап биреп: “Сез үз илегездә дә хуҗа түгел. Әгәр дә мин бүген бер мәктәп ачсам, иртәгә үк мине Мәскәү эштән куып чыгара”, диде.

Хәзер безгә: “Өйдә татарча сөйләшегез”, дип әйтәләр. Өйдә генә татарча сөйләшергә булдыра торган заманнарны уздык инде, чөнки без үстек, безнең заманда мәктәпләр юк иде. Урыс телле, казакъ телле, үзбәк телле татарлар үсеп җитте. Аларның балалары өчен мәктәп булса, анда өйрәнерләр иде.

Галишан Нуриәхмәт
Казанда да андый хәл булды. Анда мәктәпләр ачкач, Татар иҗтимагый үзәге кешеләрен кертмәскә дигән шарт куйдылар. Хәзер шул күрсәтмәләргә карап, мәктәпләр әкренләп ябыла. Балык Бистәсендә 70 процент бала татар, ә татар мәктәбе юк.

Башкортстан президенты 48 гимназия ачты, һәрберсен үзе барып ача, контрольдә дә тота. Башкортлар булмаган районнарда да ачыла. Кемнәр укый соң анда? Татарлар керә, башкорт булып йөриләр, чөнки бөтен шартлар да бар.

Ә бездә нәрсә? Ачтылар, ачтылар, ә аннары, шартлар юк дип, яптылар. Татар яшьләре юк, диләр. Нишләп булсын алар? Ни радио тыңлаучылар, ни телевидение караучылар, ни гәҗит укучылар юк, чөнки алар урыс мәктәпләрендә укый.

Римзил Вәли.
Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгын искә алу һәм юбилей корылтаен үткәрү турындагы сөйләшү хәзерге милли тормыштагы каршылыкларны да искә төшерде. Милли хәркәт хакимият белән хезмәттәшлек итәргә тиешме, әллә оппозициягә күчеп үзе идарә дилбегәсен кулга төшерергә тиешме дигән сораулар да күтәрелде. Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә дә карашлар төрле булды. Димәк, юбилей корылтаенда тикшерер мәсьәләләр җитәрлек булачак.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG