Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда икътисади хезмәттәшлек форумы


Төркия, Пакыстан һәм Үзәк Азия илләре катнашлыгында Тәһранда узган форумда, икътисадтан алып сәясәткә кадәр төрле мәсьәләләр каралды.

Икътисади хезмәттәшлек форумы 1985 елда Төркия, Иран һәм Пакыстан арасында төзелде. Советлар берлеге таркалуыннан соң, 1992 елда бу берлеккә Әфганстан, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан да кушылды.

Шулай итеп, 3 ил арасында башланган хезмәттәшлек, 10 ил кергән төбәк икътисади оешмасына әверелде.

Бу илләр арасында төрле хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Уртак тимерьюл проекты шулардан берсе.

Иран ягы үз өлешенә төшкән юлның әкренләп тәмамлап килүен белдерә.

Әгәр бу проект тулысынча гамәлгә ашса, сәфәрен Истанбулдан башлаган поезд Яңа Дәһлигә кадәр бара алачак.

Глобаль кризис

Ләкин тимерьюлы проектыннан кала, Иран газың Пакыстан һәм Һиндстанга кудырачак газ проекты әлегәчә гамәлгә ашырыла алмады.

Глобаль икътисади кризис башлану да проект эшләрен тоткарый. Шул уңайдан җыенның көн үзәгендә кризис мәсьәләсе торды.

Икътисади хезмәттәшлек форумы ачылышында Иран башлыгы Маһмүд Ахмәдиниҗат, форумга кергән илләрне авыр кризис шартларыннан файдалана белергә чакырды.

Әхмәдиниҗат шулай ук, төбәк илләре арасында уртак акча һәм банк челтәре булдырырга тәкъдим итте.

Ләкин форумда бары тик икътисад мәсьәләләре генә каралмады. Күп төрле илләр катнашындагы җыенда сәясәт читтә кала алмый.

АКШ-Иран мөнәсәбәтләре

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл, Иранны АКШга карата сәясәтен яңадан карап чыгарга чакырды.

Гүл Тәһранга барыр алдыннан ясаган чыгышында, Обама Ак Йортка килү белән бик күп нәрсә үзгәрде, шул исәптән башка илләр АКШ белән мөнәсәбәтләрен яңадан карарга тиеш, дип белдерде.

Җыелыш вакытында Гүл, Иран белән АКШ мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендә ике тарафның да яхшы нияттә булуын телгә алды.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Гүл Әхмәдиниҗатка Обамадан махсус юллама тапшырган. Әлеге хәбәр әлегә расланмаса да, Обама хакимиятенең Иран белән мөнәсәбәтләрне яңартырга тырышуы ачык күренә.

АКШ дәүләт секретары Һиллари Клинтон да Анкара сәфәре вакытында, 31 мартта булачак Әфганстан җыенына Ираннын да чакырыла алачагы турында ишарә ясаган иде.
XS
SM
MD
LG