Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:08

Кризис бер, чыгу юллары – төрле


Германия финанс министры Пеер Штайнбрюк: "Җитди шигебез бар"

Германия финанс министры Пеер Штайнбрюк: "Җитди шигебез бар"

АКШ президентының икътисад киңәшчесе Ларри Саммерс дүшәмбедә Европа илләренә мөрәҗәгать итеп, кризистан чыгу өчен өстәмә ярдәм пакеты әзерләргә чакырды.

Европа Берлеге финанс министрлары сишәмбе Брюссельдә үткән очрашуда бу тәкъдимне кире какты. Германия министры Пеер Штайнбрюк бар төркем исеменнән, Вашингтон тәкъдименә карата безнең "җитди шигебез" бар диде.

"Җитди шигебез" дип, әлбәттә, йомшартып әйтте. Океанның ике ягында кризис бер үк булса да, аннан чыгу юллары – шактый аерыла.

Фәлсәфә аермасы

Американ хөкүмәте кризистан чыгу өчен 800 миллиард доллар күләмендә ярдәм пакеты бүлеп бирде. Бу тулаем җитештерүнең 6% чамасы.

Чагыштыру өчен, Германия 50 миллиад евро бирде. Тулаем җитештерүнең ни бары 1.3%. Франция – шул чама. Британия – тагы да азрак, 1%.

Ни өчен Европа илләре икътисадларына американнар шикелле зур акча салырга теләми?

Лондон икътисад мәктәбеннән Петер Бун моны 1930-нчы еллар Бөек депрессия чорыннан бирле килгән фәлсәфә аермасы белән аңлата:

"Европа илләре, аерым алганда Германия, кризистан чыгу өчен акча бастыру, яңа кредит кебек фискаль чараларга барырга теләми. Күрәсең, бу Ваймар чорындагы һипер-инфлациядән килә."

1920-нче елларда Ваймар республикасында хөкүмәт бертуктаусыз ачка бастырып аның кыйммәтен төшереп бетерде. Бәяләр көн саен үсте. Кешеләр кибеткә акчаларын капчыкка салып йөри башлады.

Кризис файдага

Европаның күбрәк зыян күргән кайбер илләре Берлек күләмендә уртак ярдәм пакетына өметләнсә, Берлекнең иң көчле икътисады булган Германия моны теләми, чөнки иң зур өлешне ул салырга тиеш булачак.

"Минемчә алманнар төшенкелек кешеләргә файдага дип саный. Артык күп сарыф итсәң – бөлгенлеккә төшәсең. Шулай булырга тиеш тә. Акча бастырып, яңа кредитлар алуга караганда бу яхшырак", – ди Бун.

Бун сүзләренчә, Американ җитәкчеләре "кем булдыра ала, шул яшәп калсын" дигән сәясәт белән килешми, ул икътисадны упкынга илтә дип саный. Алар 1930-нчы елларда артык күп ширкәткә бөлгенлеккә төшүгә юк куелган, бу Бөек депрессиягә китергән, дигән фикердә. Һәм моны кабатларга теләми.

Шулай итеп, кризис бер булса да, аннан чыгу юлларын Америкада һәм Европада төрлечә күрәләр. Иң кызыгы шунда, Америка белән Европа урыннарын алышты дияргә була.

Моңа кадәр үзенең индивидуализмы белән дан казанган Америка кризистан күмәкләшеп, дәүләт ярдәменә таянып, чыгарга җыена.

Ә менә үсенең күмәклеге, социализм дәрәҗәсе белән танылган Европа, киресенчә, һәркем үзе тырышсын дигән кебек, дәүләт ярдәмен бик саран өләшә.

Мондый фикер аермалыклары булганда, G20 очрашуында уртак фикергә килү җиңел булмаячак.

XS
SM
MD
LG