Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы китап чыгару өчен мәхкәмәләшә


Башкортстанда яшәүче билгеле татар шагыйре Фәрит Габдрәхим китап чыгаралмый мәхкәмәләшү юлына басты.

Ул соңгы “Синең белән мин” исемле китабын 2000 елда чыгарган иде. Яңа китабын 75 яшенә - 2008 елга чыгарырга өмет итте. Ләкин бу 2002 елда тапшырган китабын нәшрият 2008 ел тематик планына кертмәгән.

Моны шагыйрьнең Башкортстан язучылар берлеге биргән юбилярлар исемлегендә булмавы белән аңлаткан. Эш шунда, Габдрәхим 1994 елда мөстәкыйль татар язучылары берлеген оештыру хәрәкәте башлангач үзе теләп Башкортстан язучылар берлеге әгъзалыгыннан чыккан иде.

Нәшрият аны 2009 ел планына кертсә дә, комиссия кабат сызып ташлаган булып чыкты. Моны алар Габдрәхимнең Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы булмавы белән аңлатканнар.

Эш шунда, әгъза булмаганнар китапларын берлектә тикшертеп, тәкъдимнамә алып кына тапшыра ала. Фәрит Габдрәхим әлеге мәсьәләдә нәшриятны мәхкәмәгә биргән иде, беренче утырыш 5 март үтте.

Анда Габдрәхимгә китабын таләп ителгәнчә тикшертергә тәкъдим ителде. 10 март Башкортстан язучылар берлегенең татар берләшмәсендә китапны тикшереп, басарга ярый дигән карар чыгардылар. 11 март үткән мәхкәмәдә якларга килешү өчен бер ай вакыт бирелде.
XS
SM
MD
LG