Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхандагы милләттәшебез Самар имамнарына рәхмәт укый


Самарга ерак Әстерхан өлкәсеннән хат килеп төште. Хат “Нур” мәдрәсәсе имамнарына, Гали мәдрәсәсе имамнарына олуг рәхмәтләрен җиткергән.

Хат Әстерхан өлкәсенең Каңга авылында яшәүче Дания Шамаевадан килгән.

“Самарның “Нур” мәдрәсәсендә минем оныгым Рәсим Шамаев укый. Ул күптән түгел Гали мәдрәсәсеннән күчерелде. “Нур” мәдрәсәсендә күптән түгел генә укый башлавына карамастан, ул бик тиз арада андагы шәкертләр белән якын мөгамәләдә, яңа дуслар тапты.

Рәсим оныгым мәдрәсәдәге хәзрәтләрнең, имамнарның табиб һәм мәдрәсәнең башка хезмәткәрләренең шәкертләргә карата никадәр дикъкатьле , җылы мөгәмәләдә булулары турында шатланып, горурланып безгә телефон аркылы да, өйгә ялга кайткач та сөйләде.

Оныгымның ислам дине юлына басуын, белем алырга теләген Аллаһы Тәгаләнең бер әмередер дип саныйбыз. Аның үзебезнең дингә ышанычын артыруда үз авылыбызның мөгәллимәсе Зәйтүнә апалары һәм мәчетебезнең Илнур хәзрәтебездер дип уйлыйбыз.

Илнур хәзерәтебез дә сезнең өлкәдәге Гали мәдрәсәсендә белем алган. Ул яшь булуына карамастан, авылыбыз халкында зур дәрәҗәгә ия булды. Илнур хәзрәт хәзер дә оныгымның укудагы уңышлары турында хәбәрләшеп тора һәм укырга дәртләндерә, матди ярдәм итәргә тырыша.

Рәсим укуның беренче елын Гали мәдрәсәсендә тәмамлады. Андагы Наил һәм Камил хәзрәтләрнең шәкертләр турында аталарча кайгыртулары, җылы мөгаләмәдә булуларында белебез. Алар былтыр шәкертләрне ике тапкыр Казанга алып бардылар, анда Кол Шәриф мәчетен күрсәттеләр, андагы дин әһелләре белән таныштырдылар.
Рәсим оныгым Гали авылының урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлады. Анда мәктәпнең барлык укытучылары да оныгымны үз итеп алдылар, укуга ышанычын арттырдылар.

Безнең Әстерхан өлкәсендә укулар рус телендә генә алып барыла. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Шулай да Рәсим татарча начар сөйли, ә менә сезнең шәһәр һәм өлкә мәдрәсәләренә, мәктәбенә эләккәч оныгым татар дөньясына чумды. Ул сезнең якта ничек матур итеп татарча сөйләшүләргә таң калды, үзе дә шулай сөйләшергә омтыла.

Рәсим былтыр Гали авылында май аенда үткәрелгән Сабан туен да әтисе һәм абыйсы Азат белән булдылар. Барысыда андагы матурлыкка сокланып, авыл халкының бердәмлеген сиземләп, могҗиза диделәр.

“Нур” һәм “Гали” мәдрәсәләренең имамнарына, барлык хезмәткәрләренә, Гали авылы мәктәбенең мөдиренә, барлык мөгәлимәләренә олы рәхмәтәбезне белдерәбез”, дип тәмамлый хатын Дания ханым.
XS
SM
MD
LG