Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дин дәресләре мәҗбүри булмаячак


Русия мәгариф академиясе яңа мәгариф стандартларын әзерли.

"Мәгариф академиясенең башка фәнни һәм мәгариф оешмалары белән берлектә әзерләгән яңа проектта соңгы 20 елда беренче тапкыр яшьләрнең рухи-әхлакый тәрбиясенә зур игътибар бирелә", диелгән академия белдерүендә.

Тәрбия Русиянең милли гореф-гадәтләренә нигезләнәчәк. Укучылар Русия динннәренең берсен яки дөньяви этика дәресләре арасында үзләре сайлап ала алачак.

"Укучылар үзләре һәм ата-аналары сайлаган фәннәрне өйрәнергә ирекле булачак, " дип хәбәр ителә.

Русия мәгариф академиясе яңа проект гамәлгә керү белән мәктәпләрдә дин дәресләрен укыту тирәсендәге бәхәсләр тыныр, дип өметләнә. Бу атнада проект өлгесенең төп маддәләре һәм башлангыч мәктәп программасы хөкүмәткә тәкъдим ителер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG