Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:52

Берл Лазар: Русия яһүдләре өчен борчылам


Русиянең баш раввины Берл Лазар, күптән түгел илдән ике раввинның куылуына борчылуын белдерде һәм бу адымны "кризис чорында дошман эзләүгә" дип бәяләде.

Приморьедан рухани Исроэль Зильберштейн, Ставропольдән – Цви Херщкович куылды.

"Бу бик авыр хәл, яһүдләр соңгы елларда беренче тапкыр үзләренең Русиядәге язмышлары өчен борчыла башлады," диде Лазар.

Русиянең баш раввины сүзләренә караганда, бу гамәл христиан, мөселман һәм будда динен тотучыларга да борчылу ишарә булган.

"Кризис вакытында проблемалар артканда, кайберәүләр гаеплене эзли башлый. Гаепле итеп алар үзләренә охшамаган берәүне атый. Бу – ксенофобия дип атала. Бу экстремизм һәм фашизмга китерә," диде баш раввин.

Русиядәге раввиннарның 60% Русиядә туган һәм белем алган. Әмма чит илләрдән дә руханиләр чакыру ихтияҗы кала.

Лазар хакимиятләргә чит ил руханиләренә эш визаларыр бирә башлауны сорап мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта эш визалары бирелгән белгечлекләр исемлегендә "рухани" юк.

XS
SM
MD
LG